Бүген Казан ипподромыннан махсус хәрби операция зонасына атларның чираттагы партиясе озатылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан ипподромы директоры Гияз Идиятуллин, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе башкарма директоры Светлана Капушева катнашты.
"Бүген без махсус хәрби операция зонасына атлар җибәрәбез, бу инде атларның икенче партиясе. Беренче партия - сигез ат февральдә җибәрелде, бүген дә атлар шул ук санда китә. Иң мөһиме, атлар юлны яхшы узсыннар", - диде Марат Җәббаров.
Аның сүзләренә караганда, атларга йөкләнгән төп бурыч - территорияләрдә патрульлек итү. Автомобиль үтеп керә алмый торган, төзек булмаган һәм начар юллар бар. Нәкъ менә шундый урыннарга атлар үтеп керергә мөмкин. Февральдә җибәрелгән атлар нык, авырлыкларга чыдам, түзем һәм көнгә 70-80 чакрымга кадәр юл узалар. «Тере йөк озатуны оештыруда ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт", - дип өстәде ул.
Министр атларны алып китүче махсус хәрби операциядә катнашучылар белән аралашты һәм илебезне яклаучыларга тирән рәхмәтен белдерде, шулай ук аларга нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.