«Фермер мәктәпләре»ндә катнашучылар республиканың уңышлы эшкуарларында тәҗрибә туплыйлар

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

"Фермер мәктәбе"ндә практик дәресләр дәвам итә. Укулар Лаеш районының ике авыл хуҗалыгы предприятиесендә - «Зарипов Гафур Борһан улы» крестьян (фермер) хуҗалыгында һәм “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы тәэмин итү (сату) кулланучылар кооперативы базасында узды.

«Сөт-ит терлекчелеге» юнәлеше буенча тыңлаучылар «Зарипов Гафур Борһан улы» крестьян (фермер) хуҗалыгында эре мөгезле терлекләрне тоту, ашату һәм карау шартлары белән таныштылар. Предприятие сыер ите җитештерү белән шөгыльләнә. КФХ башлыгы Гафур Зарипов җитештерү биналары һәм үзенең машина-трактор паркы буйлап экскурсия үткәрде, шулай ук заманча авыл хуҗалыгы техникасының ничек эшләвен һәм терлек азыгы әзерләү процессын күрсәтте.

“Нигездә үзебез җитештергән азыкны кулланабыз. Моның өчен махсус 850 га мәйданда терлек азыгы культурасын үстерәбез”, - диде Гафур Зарипов.

“Кошчылык” юнәлеше буенча катнашучылар «Кәүсәр» кооперативы тәҗрибәсен өйрәнделәр. Исегезгә төшерәбез, проект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 2018 елда предприятие кош итен эшкәртү җайланмалары сатып алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 30 млн.сум күләмендә грант алды. Җитештерелә торган продукциянең ассортименты шактый төрле:үрдәк итеннән казылыклар, сосискалар, паштетлар, каклаган һәм ысланган продукция һ.б.лар. Җитештерүдә ит эшкәртү буенча заманча система урнаштырылган, ә әзер продуктларны төрү процессы махсус җайланма ярдәмендә башкарыла.

Дәрес барышында кошларны йолкуның технологик процессына игътибар бирелде. «Бу процедура бик авыр һәм ул шактый вакытны ала, мин моны кош-корт үстерүче фермер буларак әйтәм. Әмма монда, заманча һәм экологик методика ярдәмендә, ит әзерләүнең бу этабы шактый тиз һәм нәтиҗәле бара, бу гаҗәпләнерлек һәм соклану уята», - дип, үз тәэсирләре белән уртаклашты «Фермер мәктәбе»ндә катнашучы Татьяна Кирова.

Очрашу кысаларында катнашучылар кошларны беренчел эшкәртү, ашату һәм авыл хуҗалыгы кошларының төрле төрләре өчен рационнар төзү технологиясен өйрәнделәр.

Ә инде бүген үк Минсинә Латыйпованың крестьян (фермер) хуҗалыгы базасында укулар узачак.

Барлык дәресләр йомгаклары буенча катнашучылар үз бизнес-проектларын яклауга тәкъдим итәчәкләр, ә ахырда «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» өстәмә белем бирү программасы буенча дәүләт үрнәгендәге диплом алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International