Минзәлә аграрийлары сөт терлекчелегендә яңа технологияләрне үзләштерәләр яисә нәрсә ул сөт таксилары?

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Яшь бозауны тиешенчә ашату - җиңел эш түгел. Мондый очракта бозауларны эчерү өчен ярдәмгә махсус сөт таксилары килә, бу исә бозауларны ашату процессын шактый җиңеләйтә. Мондый җайланмалар Минзәлә районында «Кама Беконы» ҖЧҖенең сөт фермаларында бар.

"Сөт таксиы 2 көнлектән алып 75 көнлеккә кадәр булган бозаулар өчен аерым температурада сөт катнашмасын (сөт) әзерләү, саклау, ташу һәм тарату өчен билгеләнгән күчмә җайланмадан гыйбарәт», - дип сөйли «Камский бекон» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Сергей Гынку.

 Җайланма көпчәкләргә утыртылган платформадан тора, анда җылыту системасы белән бак урнаштырылган, катнашма бак авызыннан ашату өчен куелган савытка агызыла. Аккумуляторлы насос һәм дозаторлы пистолет булу катнашманы таратуны җиңеләйтә. Пастеризацияләү функциясе белән сөт таксиының  приборлар панелендә температураны контрольдә тоту өчен цифрлы индикатор урнаштырылган. 

"Яңа туган бозаулар өчен уңайлы заманча җайланма булуга да карамастан, алар өчен кеше җылысын һәм кайгыртуын  тою мөһимрәк", - ди сөт-товар фермасында бозау караучы Флюра Кәшбиева.

 Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, «Камский Бекон» ҖЧҖ Минзәлә районының Коноваловка авылында 6000 баш сыерга исәпләнгән сөт-товар комплексы төзүне планлаштыра. Мегаферманы төзү 2 этапта барачак һәм 2022 ел ахырына тәмамланачак. Әлеге проектны гамәлгә ашыру сөт җитештерү күләмен елга 68 мең тоннадан арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм көнгә 186 тонна булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International