Татарстан Түбән Новгород өлкәсе предприятиеләрендә сакчыл җитештерүне кертүнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнә

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенең «Павловский кошчылык фабрикасы» ҖЧҖендә һәм Ильино-Заборский авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Сәфәр барышында Түбән Новгород өлкәсе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге белән очрашу узды.

Сакчыл җитештерү - предприятиенең барлык төр югалтуларны даими рәвештә юкка чыгаруга омтылышына нигезләнгән җитештерү предприятиесе белән идарә итү концепциясе ул.

Башта Сакчыл җитештерү «Росатом» дәүләт корпорациясендә кертелде. Өлкә атомчылары белән берлектә сакчыл практикаларны тарату һәм Түбән Новгород һәм башка шәһәрләр агропредприятиеләренә хезмәт күрсәтү өчен 6 инновацион консультация үзәге (ИКЦ) ачылды.

АПК предприятиеләре өчен үзәкләрдә инновацияләр кертү, аграр секторда яңа культураларны һәм заманча эшчәнлек төрләрен тарату буенча консультацияләр бирелә һәм укулар уздырыла. Инвестпроектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру, товар биржаларын, авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәләрен, аукционнар оештыруда, консалтинг өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә һәм персоналны төрле юнәлешләр буенча укытуга, АПК өлкәсендә сакчыл җитештерү технологияләрен кертү буенча практикаларны тиражлауга  ярдәм итәләр («Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында).

ИКЦ базасында авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча компетенцияләр үзәкләре оештырылды, алар ярдәмендә Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәтенең берләштерелгән проект офисы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берлектә белгечләр укыту, проектларны алып бару һәм нәтиҗәле җитештерү үрнәкләрен булдыру буенча эшләр башкарыла.

Татарстан делегациясенә Семеновск районының «Ильино-Заборский» терлекчелек фермасында терлек азыгы әзерләүне һәм таратуны оптимальләштерү буенча проект ачылу турында сөйләделәр. Моның өчен хуҗалыкта катнаш азык сыйфатының чек-битен керткәннәр, катнаш азыкны цикллар буенча таратуны системалаштырганнар, терлекләрне ашату буенча яңа график төзелгән, болар барысы бергә катнаш азык рецептурасын һәм азык өстәлмәләренең чыгымын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Сыерларның сөт бирүе бер сыердан көнгә 30 килограммга кадәр арткан. Ильино-Заборский авыл хуҗалыгы предприятиесендә бүгенге көндә 1800 баш терлек бар, һәр сыер елына 11 166 литр сөт бирә. Киләчәктә терлек азыгы әзерләү процессын сакчыл технологияләр ярдәмендә камилләштерүне  планлаштыралар.

«Павловский кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ барлык участокларда да:  кадрлар, бухгалтерия бүлекләрендә, җитештерү участокларында, логистикада  сакчыл җитештерүне керткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International