Хезмәт кешеләре:Үлчәүчедән тракторчыга кадәр барлык авыл хуҗалыгы белгечлекләрен үзләштергән хуҗалык җитәкчесе

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән абруй һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - ярты гасырдан артык авыл хуҗалыгында эшләгән, ә бүгенге көндә Чистай районында крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Мансур Зиннәтулла улы Хисмәтуллин.

Мансур Зиннәтулла улының хезмәт эшчәнлеге туган районының Габдулла Тукай исемендәге колхозында башланган. Ул 10 яшьтән эшли башлый. - Үлчәүчедән алып тракторчыга кадәр барлык авыл хуҗалыгы белгечлекләрен диярлек үзләштергән. Максим Горький исемендәге Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, хуҗалыкның баш агрономы вазыйфасына билгеләнә, ә 1989 елның маенда Габдулла Тукай исемендәге колхоз рәисе итеп сайлана.

Аның җитәкчелегендә предприятиедә хуҗалыкның матди-техник базасын ныгыту буенча зур эшләр башкарылган:ашлык складлары төзелгән, 1900 метр озынлыктагы юл асфальтланган, предприятие хезмәткәрләре өчен фатирлар төзелгән, су җыю каланчалары һәм силос траншеялары корылган.

2002 елдан Мансур Хисмәтуллин крестьян (фермер) хуҗалыгын уңышлы җитәкләп килә һәм районның җирле хуҗалыкларына консультацияләр бирә.

Бүгенге көндә хуҗалыкта булган техниканы эксплуатацияләүнең үзкыйммәте иң түбән, ә район кырларында үстерелә торган барлык авыл хуҗалыгы культураларының уңышы иң югары.

Предприятие тотрыклы һәм нәтиҗәле эшли. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, яңа прогрессив технологияләр кертүгә юнәлдерелгән тырышлыклар кырларның уңдырышлылыгын, терлекләрнең продуктивлылыгын күтәрергә, авыл хуҗалыгы продукциясен сату күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирде.

Соңгы елларда хуҗалык җитәкчесе тарафыннан мелиорация һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру юнәлешендә чаралар комплексын гамәлгә кертү буенча зур эш алып барыла. Хуҗалык җирләрендә авыл хуҗалыгы культураларын сугару өчен өч буа төзелгән. Ел саен уңдырышлылыкны арттыру максатында орлыкларның сортларын алыштыру һәм яңарту, шулай ук игенчелекне биологияләштерү эшләре башкарыла. Бары тик югары репродукцияле орлыклар гына чәчелә, минераль-органик ашламалар нәтиҗәле кертелә. 2020 елда 2 га мәйданда тамчылы сугару белән интенсив җимеш бакчасына нигез салынган.

Хуҗалыкта шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын игүнең энергияне саклый торган технологиясе гамәлгә кертелгән, ул үсемлекчелекнең табышлылыгын арттыруга ярдәм итә. Шулай итеп, 2020 елда хуҗалыкта бөртекле культуралар уңышы гектардан уртача 37 центнердан артып киткән.

Игенчелектән тыш, ул 40 ел дәвамында умартачылык белән җитди шөгыльләнә, балаларын һәм оныкларын да әлеге җиңел булмаган һәм игелекле хезмәткә өйрәтә. Бал кортлары өчен үз кырларында баллы үләннәр чәчә.

Җитәкчелек иткән елларда Мансур Хисмәтуллин авыл хуҗалыгы эшенең заманча проблемаларын яхшы белүен күрсәтә. Ул, алдынгы җитештерү технологияләре материалларыннан файдаланып, урыннарда эш процессын оста оештыра. Мансур Зиннәтулла улы остазлыкны оештыру сәләтен дә күрсәтә. Катлаулы бурычларны үтәүгә ул иҗади фикер йөртә торган практик буларак карый. Җитәкчегә хас ныклы фикерләү, алдан күрүчәнлек, булдыклылык, зирәклек һәм яхшы мәгънәсендә үҗәтлек – болар Мансур Зиннәтулла улын шәхес буларак тасфирлый торган өстенлекле сыйфатлар.

Җитди җаваплылык һәм хәл ителә торган бурычларның катлаулылыгы аңа ярдәмчел һәм кешелекле булып калырга комачауламый, аны хезмәттәшләре һәм дуслары да, шулай ук районның барлык авыл хуҗалыгы активы ихлас хөрмәт итә. Аның барлык ирешкән казанышлары – һәр эшкә җаваплы карау, максатларны дөрес куя белү һәм көндәлек армый-талмый хезмәт итү нәтиҗәсе.

Моннан тыш, ул пенсионерларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, аз керемлеләргә, шулай ук мәктәпкә һәрдаим ярдәм итеп килә.

Аның эш нәтиҗәләре республика һәм федераль дәрәҗәдәге бүләкләр белән бәяләнгән. Күпьеллык намуслы хезмәте, югары җитештерү-икътисадый күрсәткечләргә ирешкәне өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарына ия булды. Аңа шулай ук «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде. Ул “Россия агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен” алтын медале белән бүләкләнде. Шушы көннәрдә Татарстанда Фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада Мансур Зиннәтулла улына «Атказанган фермер» дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International