Стик-пакетларда бал, калай табада пешкән ипи һәм каклаган каз «Россия тәмнәре» җиңүчеләре булды: фермерлыкның 30 еллыгы күргәзмәсендә нәрсә белән шаккатырдылар?

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара уза. Кукмара, Нурлат, Зәй, Спас, Мөслим, Минзәлә, Лаеш районнары фермерлары ит һәм сөт продукциясе, казылык әйберләре, сырлар, ярымфабрикатлар, туңдырылган җиләк-җимеш, кондитер әйберләре, бал, икмәк-күмәч әйберләре алып килгәннәр.

Балтач районының "Балкыш" АХҖК рәисе Азат Дәүләтшин кунакларга ат һәм сыер итенннән әзерләнгән продукциядән авыз  итәргә тәкъдим итте. 2018 елда откан Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына ул мөгезле эре терлек сую цехы һәм казылык әзерләү цехы төзегән. Кооператив җитештергән продукциясен Балтач районында, Казанда, шулай ук Мәскәүдә сата.

 Күргәзмәдә «Ак Барс»ның элеккеге хоккейчысы Евгений Медведев «Болгар Хәләл» сәүдә маркасы астында үз продукциясен тәкъдим итте. Узган ел Евгений Медведев Спас районының «Каймак» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе булды һәм, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матди-техник базаны үстерүгә 40 млн.сум күләмендә грантын отып, шуның ярдәмендә 18 төр хәләл ит продукциясе: ат, сыер, сарык, кош итеннән казылыклар  һәм деликатеслар җитештерүне җайга сала.

 Кукмара районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Миңнефәнис Хәмәтдинов күргәзмәгә икмәк-күмәч әйберләре алып килде. «100 төрле икмәк, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре пешерәбез. Көн саен 17 машинада 400 кибеткә продукция ташыйбыз. Көнгә 8 тонна икмәк пешерәбез, эшләнмәләрне Татарстанның 12 районында һәм хәтта Удмуртиядә дә э сатабыз», - дип сөйләде фермерның улы Фәнүс Хәмәтдинов. Ул шулай ук тәм һәм сыйфаты белән аерылып торучы түгәрәк ипинең  сатып алучыларда зур популярлык казануын билгеләп үтте, ни өчен дигәндә, ул калай табада пешерелә. 

 Күргәзмәдә шулай ук Мөслим районыннан Ирек Хәмәдишинның «Агро Лидер» АХҖКы кошчылык продукциясе алып  килгән иде, аның каклаган татар казы «Россия тәмнәре» төбәк брендлары конкурсында «Тәмле янәшәдә» номинациясендә җиңүче булды, «Кукмара Балы» АХҖК Таһир Бариевның умартачылык продукциясен алып килгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, продукт берничә уңайлы форматта чыгарыла, шул исәптән кафе һәм рестораннарда бирелә торган шикәр комы кебек, стик-пакетларга салынган бал да бар. “Кукмара балы” эчемлекләрне шикәр урынына файдалы бал белән эчәргә тәкъдим итә. Балны 10 граммлы порцияләр белән фасовкалау - бөтен илдә беренче үрнәкләрнең берсе.

 «Хәләл» стандартлары буенча үз продукциясенең ассортиментын Лаеш районының «Кәүсәр» АХҖК тәкъдим итте, аларның ассортиментында казылыклар, сосискалар, паштетлар, Черри-Велли токымлы үрдәк итеннән каклаган һәм ысланган продукция, ярымфабрикатлар бар. Проект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 2018 елда предприятие Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кош итен эшкәртү җайланмалары сатып алу өчен 30 млн.сум күләмендә грант алган иде. «Кәүсәр» АХҖК продукциясенең киң ассортименты Казанда Ш. Мәрҗәни, 16 адресы  буенча «Безнең фермер» азык-төлек шоу-румында тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International