АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге күмәк шартнамәләр төзегәндә җитди ташламалар һәм гарантияләр билгеләүгә иреште

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта «Буа шикәре» ҖЧҖ хезмәт коллективы катнашында узган конференция барышында хәбәр ителде. Чарада Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина һәм «Буа шикәре» ҖЧҖ директоры катнашты.

Конференциядә администрация һәм хезмәт коллективы арасында гамәлдәге күмәк шартнамә чараларын үтәү мәсьәләләре каралды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Валерий Погребной мөрәҗәгать итте. Ул предприятиенең 2020 елдагы эшенә җентекле анализ ясады.

“Узган елда барлык күрсәткечләр буенча да яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Уртача хезмәт хакы 31 826 сум булды, бу 2019 ел дәрәҗәсеннән 18%ка күбрәк. Предприятиенең эше предприятие җитәкчелеге һәм һөнәр берлеге оешмасы арасындагы социаль партнерлыкка нигезләнгән. Предприятие һәр хезмәткәрне һәм пенсионерны, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын социаль гарантияләр һәм ташламалар белән тәэмин итү буенча күмәк шартнамәнең барлык йөкләмәләрен дә уңышлы үти. Хезмәткәрләргә бала тууга, өйләнешүгә һәм якын туганнарының вафатына бәйле матди ярдәм күрсәтелә, хезмәткәр озак вакыт авырганда дәвалану, шифаханә-курорт юлламасының бәясен кайтару өчен компенсация түләнә. Моннан тыш, заводта мәдәни-массакүләм һәм физкультура-саваыктыру эшләре алып барыла, бассейн, боз сарае хезмәтләре күрсәтү турында килешүләр төзелде. Авыр эшләрдә һәм зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартлары булган эшләрдәге хезмәткәрләргә ел саен даими медицина тикшерүен уздыру оештырылды”, - дип билгеләп үтте ул.

Эш урыннарында һәр хезмәткәрнең хезмәтен саклау буенча инструктажлар, укулар уздырыла һәм белемнәре тикшерелә, шулай ук СОУТ үткәрелә. Ел саен хезмәтне саклауга ассигнованиеләр арта. 2020 елда бу сумма 3 млн. сумга якын булды. Нәтиҗәдә – предприятиедә имгәнүнең авыр очраклары юк.

Чыгышын тәмамлап, ул алда торган планнар турында сөйләде, хезмәт коллективына ирешкән югары нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.

Конференция барышында Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина чыгыш ясадылар.

Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә күмәк шартнамәләр төзү өчен “2019-2021 елларга Татарстан Республикасы АПКсы буенча Тармак килешүе, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең һәм Республика һөнәр берлеге оешмасы президиумының “2020 елга күмәк шартнамәләр һәм килешүләр төзү турында” уртак Карары нигез булып тора. Әйтергә кирәк, 2020 елда 85 күмәк шартнамә, килешүләр һәм җирле норматив актлар эшләүдә һөнәр берлекләре органнары тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. 45 күмәк шартнамәгә экспертиза үткәрелде. Предприятиеләрдәге финанс кыенлыкларына да карамастан, 2020 ел дәвамында социаль гарантияләр кимемәде. Һөнәр берлеге комитетлары күмәк шартнамәләр төзегәндә хезмәткәрләр өчен шактый ташламалар һәм гарантияләр алуга ирештеләр, шул исәптән: түләүле өстәмә отпусклар бирү, эшләүчеләрне һәм аларның гаиләләрен савыктыруны финанслау, остазлык өчен өстәмә түләүләр, бала туганда ата-аналарга өстәмә акчалата түләүләр, савыктыру лагерьларында балалар өчен урыннар бирү, пенсиягә чыкканда, армиягә киткәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләр. «Майский ТК» ҖЧҖ, «Чаллы бройлер» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Элита» ДНП (ГПП) АҖ, «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Зәй шикәре» ААҖ кебек предприятиеләр, Балтач, Тәтеш районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңай эш үрнәге булып торалар», - диде Фәридә Гарифуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International