Марат Җәббаров Ветеринария академиясе студентлары белән очрашты

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары белән очрашты.

Марат Җәббаров агымдагы елдан эшли башлаган программа турында сөйләде, анда дәүләт предприятиегә студентларны укытуга, практика вакытында аларның хезмәте һәм тору урыны өчен түләүгә чыгымнарның 90%ын каплый.

Ул авыл хуҗалыгы тармагында һәрвакыт югары квалификацияле кадрлар кирәк булуын билгеләп үтте һәм авылга эшкә килүче яшь белгечләр өчен 300 мең сум күләмендә «күтәрелеш» акчалары, беренче эш елында төп хезмәт хакына 7 500 сум күләмендә ай саен өстәмә түләү каралган булуы турында әйтте. Әлеге һәм башка ярдәм чаралары турында министр студентлар белән җанлы диалог форматында фикер алышты, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Очрашуда шулай ук КДВМА ректоры Рөстәм Равилов, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Рузалинә Вәлиуллина, “Красный Восток”, “Август-Агро”, “Агросила” һәм “Ак Барс” кебек эре холдинглар вәкилләре катнашты.

Компанияләр вәкилләре эшкә урнашу һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында сөйләделәр, кайбер вакансияләр буенча яшь белгечләрнең хезмәт хакы беренче елда ук айга якынча 100 мең сум тәшкил итә, дип билгеләп үттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гамәлдәге барлык ярдәм чаралары буенча консультация бирергә һәм кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә һәрвакыт әзерләр. Кайнар линия телефоны:8-800-444-16-70.

Районнардагы яшь белгечләргә нинди ярдәм чаралары кирәклеге турында һәркем, анкеталаштыруны  узып, хәбәр итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International