Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм Үзбәкстан Республикасының Кашкандарья өлкәсе хакиме урынбасары Алишер Закировның эшлекле очрашуы булды.
Очрашуда шулай ук терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Ногманов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының халыкара хезмәттәшлек һәм экспортны үстерү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Салават Сәхабетдинов катнаштылар.
Рөстәм Гайнуллов Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы уңышлары турында сөйләде һәм республиканың төп азык-төлек товарлары белән үз-үзен тулысынча тәэмин итә торган төбәк булуын билгеләп үтте. Татарстан - шулай ук илдә терлекчелек продукциясен җитештерү буенча лидерларның берсе булып тора, дип билгеләп үтте ул. «2025 ел йомгакларыннан күренгәнчә, республикада рекордлы 2 млн 370 мең тонна сөт җитештерелде, Татарстан - илдә иң эре сөт җитештерүче», - дип өстәде ул.
Алишер Закиров Кашкандарья өлкәсенең мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм: “Өлкәның авыл хуҗалыгы - зур һәм катлаулы юнәлеш, бездә 347 мең тонна ит, 1,4 млн тонна сөт, 215 мең тонна җиләк-җимеш, 664 мең тонна яшелчә, 131 мең тонна виноград, 297 мең данә тире җитештерәләр”, - дип ассызыклады ул.
Очрашуда хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, экспорт мөмкинлекләре турында һәм «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үсемлекчелек, терлекчелек һәм агросәнәгать комплексы продукциясен эшкәртү өлкәсендәге проектларны бергәләп гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Үзбәкстан Республикасының Кашкандарья өлкәсен Татарстан җитештерә торган продукциянең төрле төрләре кызыксындыра, болар - ит юнәлешендәге мөгезле эре терлек, моноазык, орлыклык бәрәңге, шикәр, ит һәм сөт продукциясе, ә үзе лимон, яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясен җибәрергә әзер.