Татарстанда азык-төлек продуктлары җитештерү артты:иң зур үсеш сөт, үсемлек мае һәм икмәк-күмәч әйберләре буенча күзәтелә

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Чарада шулай ук «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агеев һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшкуарлыкны һәм конкурентлыкны үстерү департаментының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү институтларын үстерү бүлеге башлыгы Гайнов Артур Әсхәт улы катнашты.

2020 ел нәтиҗәләре буенча азык-төлек продуктларын җитештерү 2019 елның шул ук чорына карата 14,1%ка артты. Иң зур үсеш үсемлек мае буенча күзәтелә - 129,3%,сөт - 131,0%,шикәр комы - 104,9%,озак саклана торган икмәк-күмәч әйберләре - 110,2%, атланмай - 108,8%, әче сөт продуктлары -108,8%.

“Әлбәттә, продукция җитештерүне арттыру аны сату өчен яңа базарлар эзләүгә китерә. Безнең өчен кибет киштәләрендә азык-төлек продуктларының булуы мөһим. 2020 елда продукциянең ассортименты һәм аны сатып алу мөмкинлеге кимемәде. Бездә җитештерелгән продукция, икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, сөт продукциясе кебек позицияләр буенча 65%тан 95%ка кадәр тәшкил итә, тавык йомыркасы, шикәр комы кебек позицияләр дә начар түгел, алар өлешенә якынча 50% туры килә”, - дип сөйләде Наил Залаков.

Җитештерү үсеше шулай ук агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләмнәрен арттырырга да ярдәм итә. Өченче ел рәттән Россия Федерациясеннән читтә сатыла торган продукциянең үсеше күзәтелә, 273 млн  долларга азык-төлек товарлары чит илләргә чыгарылды. Иң эре экспортерлар:Казан май экстракциясе заводы, Эссен продакшн, Агрокөч, Сария био Индастрис, Татспиртпром, шулай ук агымдагы елда бөртекле культуралар да шактый күләмдә экспортка чыгарылды.

Безнең авыл хуҗалыгы продукциясе күбрәк түбәндәге илләргә чыгарыла:Төркия(51,2 млн.доллар), Казахстан(41,3 млн. доллар),Латвия (40,5 млн. доллар),Белоруссия (23,2 млн. доллар), Үзбәкстан (16,3 млн. доллар), Германия (12,0 млн. доллар), Польша (5,5 млн. доллар) һәм Әзербайҗан (5,4 млн. доллар).

Хәләл продукцияне экспортлау буенча да күрсәткечләр начар булмады - 0дән 2,5 млн долларга кадәр артты.

«Без үз ягыбыздан, тармак министрлыгы буларак, теләсә нинди механизмнар аша, бүген активлашып бара торган электрон сәүдәне дә кертеп, продукциябезне алга этәрү белән кызыксынабыз. Узган ел без республика җитештерүчеләрен алга этәрү максатларында, Х5 ритейл, Магнит, Метро, Ашан, Бәхетле, Эдельвейс, Маркетплейслар Валберис, Озон, ВкусВилл кебек сәүдә челтәрләре белән очрашулар оештырдык», - дип сөйләде министрның беренче урынбасары.

Шулай ук ял көнннәрендә уза торган традицион ярминкәләргә дә аерым игътибар бирәбез. Мондый ярминкәләр эре шәһәрләр халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдә зур социаль әһәмияткә ия, ә вак җитештерүчеләргә үз товарларын сатарга мөмкинлек бирә.

Мәскәү шәһәренең Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү департаменты мөрәҗәгате буенча, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, “Мәскәү ярминкәләре” аша Хәләл продукция сату проекты эшли башлады, бүгенге көндә 3 мәйданчык эшли, агымдагы елда тагын 2 мәйданчыкны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, 2020 елда Россия продукциясен алга этәрү максатларында, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр «Россия тәмнәре» Бөтенроссия конкурсы оештырылды. Анда 21 республика бренды төрле номинацияләрдә катнашты. Конкурс йомгаклары буенча безнең җитештерүчеләр 2 номинациядә 1нче һәм 2нче урыннарны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International