Район хәбәрләре:Апас районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

Бүген Апас районында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен котладылар. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, муниципаль район башлыгы Равил Хисаметдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев, шулай ук хезмәт алдынгылары - терлекчеләр, игенчеләр, АПК ветераннары катнашты. Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты һәм Мәдәният йорты фойесында тәкъдим ителгән җирле аграрчылар продукциясе белән танышты.

Фермер Азат Әхмәдиев үз эшен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән башлап җибәргән, ул Дәвеш авылында 24 га мәйданда яшелчә һәм яшел тәмләткечләр үстерү белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта 8 кеше эшли, фермер үз хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итүне планлаштыра. Фермерның хатыны Наилә Әхмәдиева министрга КФХ эшчәнлеге һәм алдагы планнар турында сөйләде.

“10 ай буена үзебездә 300 тоннадан артык сыйфатлы суган үстереп сатабыз. Суганны Ульяновскида, Чебоксарда, Киров өлкәсендә, Чаллыда, Казанда сатабыз. Гап-гади яшел суган гына, димәссең, аңа ихтыяҗ бик зур. Быел "Агропрогресс" программасына гариза бирергә уйлыйбыз, безгә мәйданнарны, техника санын арттырырга кирәк”, - диде министрга Наилә Әхмәдиева.

Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

“Район аграрийлары куелган бурычларны уңышлы үтәделәр, югары һөнәри осталыкларын расладылар. Чәчү кампаниясе югары дәрәҗәдә узды. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре билгеләнгән агротехник срокларда язгы кыр эшләренең бөтен комплексын башкарып чыктылар, уңыш өчен ныклы нигез салдылар”, - диде район башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, Апас районында 8 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 16 крестьян хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшли. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, районның барлык категория хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 16823 баш тәшкил итә, шул исәптән 4992 баш савым сыеры.

2020 елда барлык хуҗалыкларда 23348 тонна сөт, 2037 тонна ит продукциясе җитештерелгән, 6466 баш бозау туган. Шулай ук районда матди-техник базаны яңарту эшләре бара. 2020 елда район хуҗалыклары тарафыннан 205 млн. сумлык 40 техника сатып алынган.

Алдынгыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров котлады.

“Бүген Татарстан Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы позицияләрне били һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча лидерлар бишлегенә керә. Узган елны икмәкле ел дип санарга мөмкин, республикада 5,5 млн.тонна ашлык җыелды, 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере, 366 мең тоннадан артык май орлыгы, 1,5 млн. тонна бәрәңге һәм яшелчә җыеп алынды, терлекләрне нәтиҗәле кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән. Татарстан, Бөтен Россия сөтенең 6 процентын җитештереп, сөт җитештерү буенча Россиядә лидерлыкны ышанычлы тота”, - диде Марат Җәббаров.

Ул, Татарстанда авыл хуҗалыгы үсешенә Апас районы хезмәтчәннәре үзләреннән зур өлеш кертәләр, дип өстәде.

“Район урып-җыю кампаниясен 103 мең тонна бөртеклеләр җыеп төгәлләде, 107 мең тонна шикәр чөгендере, 1460 тонна рапс җыйды. 2020 елда апаслылар актив рәвештә авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасына һәм эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә кушылдылар”, - дип билгеләп үтте министр.

Ул агрономнарга, механизаторларга, терлекчеләргә, ветеринарларга һәм барлык авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, авыл хуҗалыгында тырыш, хезмәт сөючән һәм туган җиргә чиксез мәхәббәтле, бу мәхәббәтне буыннан-буынга, балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына тапшыра белә торган гади кешеләр эшләвен ассызыклады.

Агросәнәгать тармагының иң уңган хезмәткәрләрен Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International