Буа районы фермерлары дәүләт ярдәменнән актив файдаланалар

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республика дәүләт ярдәме программаларыннан файдаланып, алар үзләренең авыл хуҗалыгы җитештерүен киңәйтәләр. Өстәвенә, зур агрофирмалар арасында да, зур булмаган фермер хуҗалыклары арасында да үрнәк мисаллар бар.

Шуларның берсе – фермер Петр Лапшин. Моннан 10 ел элек кенә әле ул уңышлы авыл эшкуары  булыр дип фаразлый да алмагандыр. Аның хуҗалыгында 16 сыер бар иде. Башта ферманы арендага алалар, аннары республика программасы ярдәмендә аны сатып алганнар.

"Элек мин урман хуҗалыгында эшләдем, ә 2015 елда авыл хуҗалыгы белән ныклап шөгыльләнергә булдым. Килеп чыга кебек, - ди Петр Николаевич. - Сөт җитештерү - катлаулы, әмма табышлы бизнес. Базарда сөткә ихтыяҗ бар, шуңа күрә бу юнәлешне үстерергә телим", - дип искә ала ул.

2017 елда ул «Эш башлаучы фермер» программалары буенча 2 млн.сумнан артык Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларын откан, ә 2020 елда «Гаилә фермалары» программалары буенча 15 млн. сум грант алган.

Петр Лапшин хуҗалыгында 166 баш эре мөгезле терлек бар. Бер сыердан уртача савым 24 литр чыга.

"Терлекләргә азыкны трактор ярдәмендә таратабыз. Барысы да автоматлаштырылган. Якын киләчәктә савым сыерларының баш санын 200гә кадәр арттырырга ниятлим. Алар көнгә 3-4 тонна сөт бирер дип уйлыйм" - ди фермер.

Уңышлы эшләүче предприятиеләрнең тагын берсе - "Кыят" хуҗалыгы. Биредә бөртеклеләрдән иң югары уңыш алалар һәм республиканың Идел аръягында сөт җитештерү буенча да иң югары күрсәткечләр.

«Үз хуҗалыгыбыз өчен азык цехы тәүлеккә нибары 2 сәгать эшли. Калган вакытта сату өчен азык әзерли – бөтен округтан һәм күрше Чувашиядән фермерларга азык әзерлибез. Заказлар бар инде», - дип билгеләп үтә «Кыят» хуҗалыгы генераль директоры Владимир Грачев.

Аграрийлар бүген ирешелгәннәр белән туктарга җыенмыйлар. Сөтнең үзкыйммәтен киметү өчен заманча технологияләрне белеп кертергә кирәк. Ә яңа азык цехында ваклагыч һәм катнаш азык җитештерү линиясен урнаштырдылар.

Фермерлар, авылга ярдәм итү буенча президент программаларыннан оста файдаланганда, керемнәрне арттырырга һәм бүгенге базар шартларында тотрыклы рәвештә үсәргә мөмкин булуына ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International