Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга 28 млрд. сумнан артык ресурслар кирәк булачак

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының төп эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 268,5 млрд.сум тәшкил итте, җитештерү индексы - 104,4%, дип билгеләп үтте. «Бу нәтиҗәләргә республика агросәнәгать комплексының барлык тармакларында эшләрнең җайга салынган булуы аркасында ирешелде", - дип ассызыклады ул.

Игенчелек мәсьәләләре турында сөйләгәндә, министр көздән үк агымдагы ел уңышы өчен эшләр башкарылуы – туфракның ныклап эшкәртелүе, тиешле күләмдә орлык салынуы турында әйтеп узды. Көзге культуралар 552 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан 435 мең га – көзге бодай, 111 мең га – көзге арыш. Кышка көзге культураларның 97%ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә кергән. Куаклану төеннәрендә шикәр күләме 26%тан 36%ка кадәр, бу кышлау өчен яхшы күрсәткеч. Аз гына мәйданда - 3% чәчүлекләр куакланмаган, һәм аларны кабат чәчү ихтималы бар. Кар катламы калын булганга күрә көзге культуралар өчен аномаль салкыннар куркыныч түгел.

"Финанс чыгымнарыннан башка югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Гадәттә, чәчү эшләренә без заем акчаларын да җәлеп итәбез. Агымдагы елда язгы кыр эшләрен башкаруга 28 млрд. сумнан артык ресурс җәлеп итәргә кирәк булачак, ягъни 1 гектарга 9 мең сум тирәсе», - дип хәбәр итте Марат Җәббаров. Ул билгеләп үткәнчә, минераль ашламаларга 9,0 млрд.сум кирәк булачак (гектарга 70 кг исәбеннән), орлыкларга – 3,5 млрд.сум, үсемлекләрне саклау чараларына – 5,0 млрд. сум, ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә – 10,0 млрд.сум, чәчү кампаниясе чорында хезмәт хакына - 2,0 млрд. сум һәм башка чыгымнар.

Бюджет ярдәме өлешендә апрель ахырына кадәр хуҗалыкларга 3,4 млрд. сум җиткерү планлаштырыла, бу акчалардан 410 млн. сум – бәйләнешсез ярдәмгә, нәселле терлекчелеккә ярдәм итүгә - 200 млн. сум, 1 кг сөткә чыгымнарны  каплауга - 823 млн. сум, техник модернизацияләүгә - 1,0 млрд. сум, минераль ашламаларга - 1,0 млрд. сум.

Чәчү чыгымнарының өчтән бер өлеше - минераль ашламалар бәясе. Чәчүлекләрнең һәр гектарына кимендә 70 кг ашлама кертү бурычы куелды. Бүгенге көндә 29,6 кг кертелгән, 2020 елга карата 10,1 кг күбрәк.

Минераль ашламалар шактый күп тупланган районнар:Минзәлә – гектарга 69 кг;Тәтеш - 66 кг;Зәй - 60 кг;Саба – 59 кг;Сарман - 54;Чистай - 50;Мөслим - 47 кг.

Ашламалар сатып алу проблемасы булган районнар арасында:Питрәч – 8 кг; Апас – 4 кг;Менделеевск – 3 кг;Әгерҗе - 2 кг.

Азотлы ашламалар белән төп тәэмин итүче - «Аммоний» АҖ, аммиак селитрасын, НДС белән, 14,7 мең сумнан тәкъдим итә (2020 елда 14,5 мең сум иде), карбамидны – 22,0 мең сумнан (2020 елда - 19,5 мең сум).

Марат Җәббаров тагын бер тапкыр стационар эретмә комплексларының файдасы турында искә төшерде:суның катылыгын һәм әчелеген нормальләштерергә, шулай ук җылы су куллану мөмкинлеген бирә. 2020 елда әлеге гади технологияне кулланган хуҗалыкларның икътисадый табышы 25%тан артыграк булган. Әтнә, Кукмара, Минзәлә, Балтач, Теләче районнары бу мәсьәләгә бик җаваплы карыйлар.

Стационар эретмә комплексларын файдалануга керткән хуҗалыкларны кызыксындыру чаралары буларак, агымдагы елда бу статья буенча минераль ашламалар сатып алуга акчалар 1,3 арттыру коэффициенты белән каралган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы кадрларның квалификациясен күтәрү программалары, планлаштырылган семинарлар турында сөйләде. Әйтик, 25 гыйнварда видеоконференция режимында агрономнар киңәшмәсен үткәрү планлаштырыла, анда 2020 елгы йомгакларга һәм алдагы чорга нәтиҗәлелекне арттыру буенча планнарга тирәнтен анализ ясала. Ул район башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләрен генә түгел, белгечләрне, фермер хуҗалыклары башлыкларын да җәлеп итеп, семинарларда катнашырга вакыт табарга һәм шәхси катнашырга мөрәҗәгать итте. Бу республиканың агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, диде Марат Җәббаров.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында муниципаль районнарның минераль ашламалар туплавын, авыл хуҗалыгы кадрларының квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән укыту семинарларында катнашуны контрольдә тотарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International