Коронавирус пандемиясе шартларында АПКның өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм тармак хезмәткәрләрен массакүләм вакцинацияләү чираттагы «Контроль сәгате» форматындагы киңәшмәнең төп темалары булды, ул Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев кугшуы буенча Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында узды. Министрның беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.
2020 елда төбәкләр пандемия шартларында эшләүдә зур тәҗрибә тупладылар – тармакның өзлексез эшләвен тәэмин итә һәм агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү темпларын саклап кала алдылар. Хәзерге вакытта вәзгыять тотрыклы, дип, бәяләнә, әмма эпидемиологик хәтәрлек элеккечә үк саклана.
Шуңа бәйле рәвештә, Джамбулат Хатуов сүзләренчә, субъектларга даими мониторинг оештырырга һәм профилактика чараларын көчәйтергә кирәк. Беренче чиратта, терлек чалу, эшкәртү һәм сортировкалау цехларында эшләүче хезмәткәрләргә вакцинация ясарга кирәк. АПКның төбәк идарә органнары алдына кыска вакыт эчендә Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән бергә өзлексез циклда эшләүче предприятиеләр хезмәткәрләре өчен кирәкле санда вакциналарга заявкалар бирү бурычы куелды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә:Татарстанда вакцинация республиканың 57 медицина оешмасында башкарыла. Болар - Татарстан Республикасының барлык район үзәк хастаханәләре, һәм Чаллы(2), Түбән Кама(1), Әлмәт(1), Казан(13) шәһәрләренең кайбер хастаханәләре.
Шуны белү мөһим:
-Вакцинация түләүсез һәм ихтыярый үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен куллану рөхсәт ителә;
-Беренче этапта вакцинация алдан төзелгән график нигезендә алдан язылу буенча башкарыла. Предприятиенең үз хезмәткәрләре өчен вакцинация ясау исемлеге белән үзе урнашкан урындагы хастаханәгә мөрәҗәгать итү варианты да булырга мөмкин.
-Анамезада коронавирус инфекциясе булган(расланган) очракта, вакцинациягә кадәр 14 көн кала ПЦР-тикшерү яки, экспресс-тестлар кулланып, SARS-CoV-2 антителы булуга тест үткәрелә;
-ПЦР-тикшерү нәтиҗәсе уңай булган очракта яки анамнезда SARS-CoV-2-гә карата кичерелгән яңа типтагы коронавирус инфекциясенең антителлары (M,G класслары) булганда, вакцинация кичектерелә;
-Беренче һәм икенче прививка арасындагы интервал 21 көн тәшкил итә, вакцинация ясалган 1 нче көн исәпкә алынмый;
-Соңгы белешмәләргә караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формаларны һәм үлем нәтиҗәләрен булдырмау буенча нәтиҗәлелек - 100%;
-Вакцина кеше аденовирусының рекомбинант кисәкчекләреннән гыйбарәт, анда S протеины бар һәм аңа карата антителлар барлыкка килә. Вакцинада COVID-19ны китереп чыгара торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырып китү куркынычы юк;
-Вакцинация турында мәгълүмат коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнгән затларның федераль регистрына кертелә һәм андагы белешмәләр нигезендә Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында вакцинация ясалган гражданның шәхси кабинетында QR коды белән вакцинацияләүнең электрон паспорты булдырыла.