“Колмаклы Мамадыш икмәге” “Россия тәмнәре” төбәк брендларының илкүләм конкурсында җиңү өчен көрәшәчәк

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Россия тәмнәре” төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына “Колмаклы Мамадыш икмәге”н тәкъдим итте.

«Мин һәрвакыт яңа технологияләр, үзенчәлекле рецептлар белән кызыксындым һәм кызыксынам. Башка өлкәләрдәге хезмәттәшләремнең колмак әчеткесе куллану тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң, ГОСТ 31805-2018 нигезендә бодай оныннан яңа икмәк пешерергә булдык. Җирле продукцияне популярлаштыру максатыннан, брендны нәкъ менә “Колмаклы Мамадыш икмәге” дип атарга булдык, - дип сөйли төбәк брендының барлыкка килү тарихы турында тәҗрибәле технолог, «Мамадыш» кулланучылар кооперативы рәисе Гүзәл Хәсәнова.

Колмаклы Мамадыш икмәге теләсә кайсы яшьтәге кулланучылар өчен туклыклы продукт булып санала, ул кешегә көч-куәт өсти, эчәклекләрне чистарта һәм аларның эшләвен җайга сала.

Ипинең төп нигезен организмны ныгыта, ялкынсынуларга каршы тора, аллергия бирми торган колмак әчеткече тәшкил итә. Мондый әчеткечтә пешерелгән икмәк туклыклы була, ул озак саклана һәм үзенең тәмен югалтмый.

Колмак әчеткеченең рецептурасы гади:коры колмакка икеләтә күләмдә су салына һәм бер сәгать буе кайнатыла, шуннан соң ул тондырыла һәм сөзелә. Бер стакан колмаклы сыеклыкка, каймак куелыгына җиткереп, арыш оны салалар. Куерган масса ике тәүлек җылы урында тора. Әлеге эремә икеләтә күләмдә арткач, чүпрә әзер булып санала.

Ипине югары һәм беренче сортлы оннардан «Ревент» икмәк пешерү миченең дымлы камерасында 220-230 градуста пешерәләр, ул 45-50 минутта пешеп чыга.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдә Халык тавыш бирүе игълан ителәчәк, аның кысаларында һәр кеше яраткан төбәк брендын хуплый алачак.

Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International