Кытай базарлары: АПК продукциясен экспортлауны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр һәм чишелешләр эзләү

2020 елның 14 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның потенциаль экспортерлары белән киңәшмә үткәрде. Бүгенге чараның төп максаты - Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең экспорт эшен активлаштыру, бу юнәлешне үстерүгә ярдәм итү, экспортерларны дәүләт ярдәме чаралары белән таныштыру, консалтинг, яңа мөмкинлекләр эзләү һәм Татарстан Республикасы АПК продукциясенең экспортын үстерү һәм арттыру.

 “2019-2024 еллар чорына Татарстан Республикасында экспортны үстерү” төбәк проекты Паспорты нигезендә Татарстан Республикасында 2024 елга АПК продукциясен экспортлау күләмен 359,9 млн. долларга җиткерергә кирәк, бу Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауның 2017 ел дәрәҗәсе күрсәткеченнән 2 тапкыр күбрәк. Без, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең чимал рәвешендә түгел, ә нәкъ менә эшкәртелгән рәвештә китүен максат итеп куябыз», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Үз продукцияңне ничек итеп Кытайга отышлы сатып булу мөмкинлеге турында Скай Лекс төркеме вәкиле Алена Швецова сөйләде. "Кытай базары көннән-көн үзенә күбрәк җәлеп итә бара. Аларда безнең үсемлек маена, сөт продуктларына, алкогольгә, балалар ризыгына һәм кондитер әйберләренә ихтыяҗ зур. Мәсәлән, «Крокант» кәнфитләре уңышлы сатыла (еллык әйләнеш 60 млн. долларга  җитә). Ә Россиядә җитештерелгән барлык продукция Кытайда «премия линейкасына» әверелә, бу аны зур өстәлгән бәя белән сатарга мөмкинлек бирә, бары тик базарга дөрес чыгарга гына кирәк», - дип аңлатты Алена Швецова.

Презентация материалларын өйрәнергә.

Экспортерлар өчен өстәмә мөмкинлекләр һәм валюта контроле буенча хезмәт күрсәтү турында БКС-Брокер коммерция директоры Родион Китаев сөйләде.

Презентация материалларын өйрәнергә.

Экспортка ярдәм итү үзәге вәкиле Андрей Спицкий экспортерларга ярдәм итүнең мөмкин булган чаралары турында сөйләде: тәрҗемәләр, консультацияләр, сертификатлаштыруда ярдәм итү, теләсә кайсы чит телдә сайтлар булдыру һәм Халыкара күргәзмәләр чараларында катнашуны оештыру.

 Презентация материалларын өйрәнергә.

Шулай ук киңәшмә барышында Сәүдә-сәнәгать палатасының, Форс-мажорны раслап, ярдәм итә алуы турында әйтелде, моңа коронавирус пандемиясе шартларында ихтыяҗ аеруча зур.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Кытай базарлары белән эшләүдә кызыксынуларын  белдерделәр.

“Безнең бурыч - сезгә ярдәм итү, экспорт мәсьәләләрен хәл итүдә һәр авыл хуҗалыгы җитештерүчесе белән аерым эшләргә әзер без”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, республикада «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүнең барлык мәсьәләләре буенча, экспорт мәсьәләләрен дә кертеп, 8-800-444-16-70 телефоны аша консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International