Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөтендөнья сыйфат көненә кушыла

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы барлык илләрдә - «Бөтендөнья сыйфат атнасы», ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе халыкара бәйрәм - Сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. 2020 елда бу дата 12 ноябрьгә туры килә. Һәр ел саен әлеге чара билгеле бер темага багышлана. Быел бәйрәмнең девизы: «Кулланучылар кыйммәтен булдыру!».

Эшкуар өчен сыйфат көне – тагын бер тапкыр үз компаниясен күрсәтү, яңа аудитория һәм клиентлар җәлеп итү, шул ук вакытта хезмәткәрләрнең команда рухын күтәрү өчен менә дигән форсат.

 Сыйфат көне уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы оешмалары һәм алар җитештерә торган продукция белән, шулай ук «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына номинацияләнгән Татарстан брендлары белән танышырга тәкъдим итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International