Мәскәүдә «Авыл икмәк пешерүчеләре кубогы-2026» Бөтенроссия конкурсының финалы узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән читтән торып уздырылган этап нәтиҗәләре буенча сайлап алынган иң яхшы 20 пекарня катнашты.
Быел конкурс үз географиясен һәм катнашучылар санын арттырды. Илнең 67 төбәгеннән кече һәм микропредприятиеләрдән барлыгы 500дән артык гариза килгән.
Конкурс авыл икмәк пешерүчеләренә ярдәм итүгә, җирле җитештерүне популярлаштыруга, шәһәр яны территорияләрен һәм агротуризмны үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар читтән торып уздыру барышында үз пекарняларының видеовизиткаларын тәкъдим иттелән, бизнес тарихы, технологияләр һәм җитештерелә торган продукция, социаль эшчәнлек һәм үсеш планнары, шул исәптән туристлык маршрутларын киңәйтү турында сөйләделәр.
Ике көн дәвамында командалар практик биремнәр үтәделәр: арыш һәм бодай оны катнашмасыннан ипи, чүпрәле камырдан продукция, шулай ук төбәк колориты элементлары белән ирекле формадагы икмәк-күмәч әйберләре пешерделәр. Моннан тыш, финалистлар жюрига бизнесны үстерү буенча презентация ясадылар һәм әзер продукцияне дегустациягә куйдылар. Эшләрне профессиональ бергәлек вәкилләре, икмәк пешерү, азык-төлек технологияләре, туклану һәм кунакчыллык өлкәсендәге экспертлар бәяләде.
Конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Хлебушек» пекарнясы, Россиянең иң яхшы авыл пекарнялары арасына кереп, 2 урынны алды.
Конкурста җиңүчеләр акчалата бүләк алдылар. Гомуми приз фонды 1,5 млн сум иде.