Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы блогерлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен авыл тематикасы буенча «МедиаПоле» мәгълүмати проектларның илкүләм премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады.
Премия «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Премиянең төп максаты - уңай Россия авылы образын тудыруга, шәһәр яны территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен, агротуризмны таратуга, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыруга, халык традицияләрен, тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән һәм гамәлгә ашырылган медиапроектларны ачыклау һәм бүләкләү.
«МедиаПоле» илкүләм премиясендә 18 яше тулган Россия Федерациясе гражданнары – аерым авторлар, блогерлар, студентлар, яшь белгечләр, медиаконтент авторлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм журналистлар катнаша ала.
Премиягә гаризалар кабул итү 30 сентябрьдә тәмамланачак. Составына медиаөлкәнең танылган экспертлары кергән жюри иң яхшы 120 авторны сайлап алачак.
Октябрьдә финалистлар ике көнлек эшлекле программада катнашачаклар, анда медиаөлкәнең әйдәп баручы экспертлары белән танышачаклар, шулай ук илнең иң яхшы медиаүзәкләрендә булачаклар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтә, үз проектларын алга этәрүгә акчалата сертификатлар, шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Премиянең приз фонды 5 миллион сум тәшкил итә. Гаризалар бирү рәвеше һәм төгәлрәк мәгълүмат медиаполе.рф рәсми сайтында бирелгән, шулай ук Премиянең ВКонтакте һәм MAX социаль челтәрләрендәге битләрендә бар.