Хезмәт кешеләре:Нурлат районыннан Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе 40 елдан артык терлекчелектә эшли

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Бүген безнең көндәлек хезмәтләре белән хөрмәт һәм абруй казанган гади кешеләр турында яза торган «Хезмәт кешеләре» рубрикасының герое - терлекчелек тармагында 40 елдан артык эшләүче Илья Иванович Яллин.

Илья Яллин 1962 елның 2 сентябрендә ТАССРның Октябрь районы Егоркино авылында туа. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле. Фермага ул мәктәптән соң ук килә, ә 1998 елда «Аграрий» ҖЧҖенең сөт-товар фермасы мөдире булып эшли башлый.

«Мин – җир кешесе, үз бәхетемне, җан тынычлыгын нәкъ менә биредә таптым. Башта терлекче булып урнаштым, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Казанда укыдым, аннары осеменатор булып эшли башладым. Терлекче һөнәренең барлык этапларын да узарга туры килде, һәм миңа бу эш күрсәткечләрен ныгытырга, җитештерүчәнлекне тотрыклы дәрәҗәдә саклап калырга ярдәм итте», - дип искә ала Илья Яллин.

Аның эш көне иртәнге бишенче яртыдан да соңга калмыйча башлана. Фермада 500ләп терлек асрала, шуларның 185е – савым сыерлары. Яшь терлекләрнең сакланышы югары - 98%. Сөт һәм ит җитештерүнең бөтен процессы аның даими контролендә тора.

“Бүген хезмәт күпкә җиңелрәк – көч һәм зур тырышлык таләп итә торган кайбер функцияләр автоматлаштырылган җайланмалар ярдәмендә башкарыла. Туган җирдә эшләү өчен барлык шартлар тудырылган”, - дип сөйли Илья Яллин.

2020 елда ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ә Уңыш бәйрәмендә аңа «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Илья Иванович югары күрсәткечләргә ирешә. “Ул - үз эшенең чын остасы һәм ул аны белеп һәм яратып башкара. Ул оештыру сәләтенә ия, коллективның чиксез ихтирамын яулаган кеше. Бу күп нәрсә турында сөйли”, - ди “Аграрий” ҖЧҖ җитәкчесе Рәшит Хәмзин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International