Марат Җәббаров Яңа Чишмә районының уңышларын билгеләп үтте

2020 елның 4 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Яңа Чишмә районында булды. Аның белән бергә район башлыгы Вячеслав Козлов йөрде.

Сәфәр кысаларында Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм «Закрома» ҖЧҖ территориясендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм фермерлар белән очрашты. Вячеслав Козлов, районда бөртеклеләрне җыю финишка чыкты, дип сөйләде. Барлык мәйданның 96%ы җыелган, уңдырышлылык – гектардан 32 центнердан артыграк, көзге чәчү планлаштырылган 13 мең гектарның 10 мең гектарында башкарылды. Сөт сату узган елгы күрсәткечләрдән югарырак, дип, хәбәр итте ул. 

 Министр җыелучыларга республика буенча кыр эшләренең барышы, ашлык бәяләре турында мәгълүмат бирде. “Югары маржиналь культуралар үстерүгә игътибар бирергә кирәк”, - дип ассызыклады ул. “Мәсәлән, хәзер 1 тонна рапсны 28 мең сумга сатарга мөмкин”. Марат Җәббаров «Агростартап», «Эш башлаучы фермер» программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды һәм шартнамә шартларын тайпылышсыз үтәү кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Аннары министр һәм район башлыгы «Козлова М.И.» КФХсында булдылар, терлекчелек биналарын карадылар, урып-җыю һәм көзге культуралар чәчү барышы белән таныштылар. 2020 елда терлекчелеккә цифрлаштыруны кертү предприятиедә продуктивлылыкны арттырырга, сервис-чорны кыскартырга, табышлылыкны арттырырга һәм башкарыла торган функцияләрне шактый киметергә мөмкинлек бирде.

 Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ат үрчетүче Николай Скоков предприятиесендә булды, ул орлов юртакларын үрчетү белән шөгыльләнә. 2016 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән фермер Яңа Чишмә районының Петропавловская Слобода авылында урнашкан 57 нче Татар ат заводын яңадан торгыза.  Аның юртакларына Россиядә генә түгел, чит илдә дә ихтыяҗ зур. Аларны Кытайга, Казахстанга, Кыргызстанга, Төньяк Кореяга җибәрәләр. Николай Скоковның предприятиесе үсешен дәвам итә һәм бүгенгә аның  260 баш аты бар. Ат заводына юл салганнар, хайваннар  тотуны субсидиялиләр. Хәзерге вакытта 20 баш атка  исәпләнгән өстәмә бокс төзелә.

Сәфәр ахырында Марат Җәббаров Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 63 нче утырышында катнашты.

Министр билгеләп үткәнчә, 2020 елда 5 млн.тоннадан артык ашлык җыеп алу планлаштырыла. Бу эштә яңа Чишмәлеләрнең дә өлеше зур. 119 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 32,2 ц/га.

Районда терлекчелектә дә соңгы елда күпмедер  дәрәҗәдә  уңышлар бар, эре мөгезле терлекләр саны арта (+579 баш), шул исәптән сыерлар (+124 баш). 2020 елның 7 аенда 735 тоннага күбрәк сөт савылган, эре мөгезле терлек ите 149 тоннага. Шуңа бәйле рәвештә акчалата керем дә арта, ул 563,9 млн. сум тәшкил итә, 2019 елга караганда үсеш 114 % (ТР буенча - 109%).

 Авыл халкының эш белән тәэмин ителешен тәэмин итүдә һәм керемнәрен булдыруда, авыл территорияләрен тотрыклы үстерүдә авылда кече  хуҗалыклар төп рольне уйный, болар – 4000нән артык фермер хуҗалыгы, 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалык. Бу хуҗалыкларда республика терлегенең өчтән бер өлеше тотыла һәм республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы җитештерелә.

Кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен ел саен 2 млрд. сумнан артык бюджет акчасы бүлеп бирелә, шулардан 1 млрд.сумнан артыгы - фермерларга һәм кулланучылар кооперативларына грант ярдәме, 500 млн. сумга якыны – шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга төрле субсидияләр.

Яңа Чишмә районы конкурсларда актив катнаша, 9 ел эчендә 42 фермер 111,3 млн сум күләмендә грант откан, фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны 5202 башка җиткән (бер ел эчендә 422 башка арткан), сыерлар - 1575 баш (бер ел эчендә 46 башка арткан).

Авыл халкына продукцияне сатуда ярдәм итү өчен республика буенча 290 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы булдырылган. Соңгы ел ярымда гына да кооперациягә 4 меңнән артык яңа әгъза җәлеп ителгән.

“Авыл территорияләрен үстерү буенча даими эш алып барыла. Барлык уңышлар нигезен һәр татарстанлының авыл тормышына бәйле тырыш хезмәте һәм тармакка республика җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелә торган зур ярдәм тәшкил итә”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International