Марат Җәббаров Кукмара районы аграрчылары белән очрашты һәм тантаналы линейкада катнашты

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Кукмара районында булды.

Ул Манзарас авыл мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты, укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады, укуларында уңышлар теләде.

Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров Олыяз авыл җирлегендә «Сабан» кооперативы җитештерүенең калдыксыз цикл белән эшли торган заманча терлек сую пункты төзелешенең барышы белән танышты.

 - Ит җитештерү белән күптәннән шөгыльләнәбез, шуңа күрә терлек  чалу цехы кирәк иде. «Сабан» кооперативы 2017 елда оештырылды, хәзерге вакытта аңа терлекчелек белән шөгыльләнүче 17 әгъза керә. Без алардан терлекләрне тере килеш алабыз, аларны чалабыз,  эшкәртәбез һәм чималны сәүдә нокталарына төяп җибәрәбез. Кооператив әгъзаларыннан терлекләрне югарырак  бәяләрдән алабыз, - диде Айнур Бәйрәмов.

 Сугым цехын төзү 2019 елда башланган иде. Ул 13 гектар җирне били, бинаның мәйданы 756 квадрат метр тәшкил итә. Терлек чалу цехы санитария-ветеринария таләпләре нигезендә торак пункттан ераграк төзелә һәм барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Киләчәктә кооператив ярдәме белән техниканы да яңартырга планлаштыралар. Әзер продукцияне ташу өчен уңайлы транспорт сатып алуны да планлаштыралар.

 - Монда калдыксыз җитештерү циклы белән цех төзүне планлаштырабыз. Бер үк бинада терлек чалу, эшкәртү һәм упаковкалау заллары урнашачак. Ярымфабрикатлар чыгару турында да уйлыйбыз. Һичшиксез, бу безнең хезмәт күрсәтүләр һәм мөмкинлекләр чикләрен күпкә киңәйтә, - диде кооператив рәисе.

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Байлангарда Илнур Сәмигуллинның крестьян-фермер хуҗалыгының кошчылык фермасында булды, биредә ул ике кошчылык бинасына капиталь ремонтның барышы белән танышты. 

 - Кошчылык бинасы алты корпустан тора. Аларның дүртесе - ремонтланган, ә икесе нульдән төзелә. Бер корпус якынча 80 мең чебине сыйдыра, - дип сөйләде Илнур Сәмигуллин. - Шулай ук биредә склад, катнаш азык заводы урнаштырырга уйлыйбыз.

«Индюжина» кооперативының күркә фермасында Марат Җәббаровка кооперативның ничек төзелүе турында сөйләделәр. Нәфыйк Мадьяров Төркәш белән Нырты авыллары арасында ярым җимерек ферма сатып ала һәм аны күркә үрчетү өчен җайлаштыра. Шулай «Индейка» кооперативы барлыкка килә, бүген аңа 5 кеше керә. Әлеге фермага  Нәфыйк Мадьяровның  улы Илнур җитәкчелек итә. Әмма дәрәҗәле кунакларны Нәфыйк Әхмәди улы шәхсән үзе каршы алды.

 Фермада бертуктаусыз эш кайный. Бүгенге көндә өч корпус тулы куәтенә эшли, аларда 35 мең баштан артык күркә асрала. Кошларны кабул итүгә дүртенче корпус та әзер. Инкубаторда да эш төгәлләнеп килә. 

«Гаврилов исемендәге агрофирма» хуҗалыгы  Починок Кучук (Мултан) авыл җирлегендә 1200 баш сыерга исәпләнгән заманча сөт комплексын төзи  башлаган. 2020 елда бу төзелешнең беренче этабы үтәләчәк. Анда 600 баш савым сыерга исәпләнгән сыер абзары, 25 башка исәпләнгән «Европараллель» тибындагы саву залы төзү планлаштырыла. Икенче этапта - инде 2021 елда 600 башка исәпләнгән тагын бер сыер абзары төзеләчәк. Хуҗаларның сүзләренә караганда, нәселле таналарны чит илләрдән сатып алырга планлаштыралар. Хуҗалыкның авыл хуҗалыгы җирләре юк. Шуңа күрә сыерларны моноазык белән тукландырырга уйлыйлар, ул якындагы азык цехларында җитештерелә.

 - Хәзерге вакытта беренче бинаның каркасын җыялар һәм икенчесенә нигез салалар, - дип билгеләп үтте кунакларны каршы алганда  агрофирма җитәкчесе Илнар Хәмбиков.

Сәфәр ахырында Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты һәм урып-җыю эшләрендә уңышлар теләде.

- Бүген без Кукмара районының күп кенә почмакларында булдык. Бөтен җирдә тәртип булу, эшкәртелмәгән кырларның булмавы, кооперативлар, юллар төзелү мине шатландырды. Киләчәккә планнар да зурдан: тәүлеклек тулаем савымны 400-500 тоннага кадәр арттыру планлаштырыла. Урып-җыю кампаниясен вакытында тәмамлау бүгенге көндә иң мөһим бурыч булып тора, шуңа күрә кояшлы һәр көннән нәтиҗәле файдалану бик мөһим, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International