Марат Җәббаров Арча районында булды

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Арча районында булды. Аның белән район башлыгы Илшат Нуриев йөрде.

Маршрут “Кырлай” агрофирмасы басуларыннан башланды. Предприятие җитәкчесе Марат Кәримов ачык грунтта бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә һәм салатның төрле төрләрен ничек үстерүен күрсәтте. Басуларда «Казанка» су сиптерү машинасы һәм кәбестә җыю техникасы эшли, ә салат уңышы быел берничә мәртәбә җыеп алынган инде. Бәрәңгедән дә яхшы уңыш көтелә, хәзер үк инде Ред Скарлет сортлы бәрәңгенең һәр төбендә 10ар бүлбе үсә.

Аннары Марат Җәббаров «Пионер» нәсел хуҗалыгының эше белән танышты. Бу Татарстанда һәм якын-тирә төбәкләрдә Романовлар токымыннан булган сарыклар (1598 баш) һәм Абердин-ангус токымыннан булган эре мөгезле терлек (317 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 120 баш сыер) үрчетүче бердәнбер хуҗалык. Сарыклар токымының үзенчәлеге шунда – хайваннар күп үрчем бирәләр һәм төрле, шул исәптән кырыс климат шартларына яраклашалар. Сарыкларның йоны аларны эсседә – артык кызудан, ә көчле салкыннарда туңудан саклый. Сарыклар 30 градуска кадәр салкынны яхшы кичерәләр. Ангуслар исә кара төстә булалар, аларга компактлылык, нәзек һәм җиңел скелетлы булу хас. Шуның аркасында бер хайваннан 70%ка кадәр сугым ите чыгарга мөмкин. Ите - мрамор ит - тигез май катламы белән, юка җепселле, бик тәмле.

Марат Җәббаров шулай ук «Северный «АХП» ҖЧҖендә - Арча районының эре терлекчелек предприятиесендә булды. Хуҗалыкта 3195 баш мөгезле эре терлек исәпләнә (шул исәптән 785 баш сыер). Предприятие директоры Рөстәм Хәйруллин терлекчелек фермаларын, бозауларның һәм буаз таналарның тору шартларын, шулай ук машина-трактор паркын, авыл хуҗалыгы предприятиесенең ремонт остаханәсен һәм уку классын күрсәтте.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International