Сирәк очрак:Мамадыш районында сыер өч игезәк бозау тудырган

2020 елның 17 июле, җомга

Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПКсында күңелле мәшәкатьләр, анда Голштин токымлы сыер өч игезәк - 2 төше, 1 үгез бозау китергән. Яңа туган бозаулар сәламәт, авырлыгы нормадан 2 килограммга кимрәк, әмма алар аякка бик тиз басканнар. Бозаулаганнан соң аларның әниләре дә җиңел тернәкләнгән - бишенче көнгә сыер 40 литр сөт бирә инде.

Сыерларның өч игезәк тудыруы бик сирәк күренеш, диләр. Хәтта сыерларның ике игезәкләре дә сирәк була — барлык очракларның 3-5%ы, ә өч игезәк 7 меңнең берсендә булырга мөмкин.

Ә менә «Азык-төлек программасы» агросәнәгать комплексында бу хуҗалык өчен гадәти хәл, дип билгеләп үттеләр. Агросәнәгать комплексы фермаларында мондый күренеш 3-4 ай саен була. Бозаулауның төгәл вакытын билгеләргә махсус “фитнес-беләзекләр” ярдәм итә.

Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» агросәнәгать комплексында барлыгы 25 774 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 5080 баш савым сыеры һәм алар барысы да махсус датчиклар белән тәэмин ителгән. Беләзек сыерның хәлен анализлап тора һәм, төрле күрсәткечләрдән чыгып, бозаулауның төгәл вакытын билгели. Бу хакта бер сәгать алдан ветеринария табибына телефонга махсус кушымта аша хәбәр ителә. Ветеринар, вакытында тиешле урынга килеп, процессны контрольдә тота һәм хайванга ярдәм итә ала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International