"Бөтенроссия кыр көне - 2020" күргәзмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев онлайн режимында “Россиядә үсемлекчелек: стратегик ориентирлар һәм аларның казаныш инструментлары” темасына пленар утырыш уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында бар куәткә урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре бара. Чәчү мәйданнары узган еллар дәрәҗәсендә сакланды һәм 2,8 млн. га тәшкил итә, бөртекле һәм кузаклы культуралар – 1 млн. 550 га, майлы культуралар – 272 мең га, шикәр чөгендере – 50 мең га, бәрәңге һәм яшелчә - 6 мең гектардан артык (4,1 мең га һәм 2,4 мең га) җыеп аласы бар.
Терлек азыгы әзерләүгә дә җитди игътибар бирелә. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыюны төгәлләделәр, бүгенге көнгә шартлыча баш терлеккә 16 ц азык әзерләнгән.
"Июль ахырында бөртеклеләрне җыя башлаячакбыз. Урып-җыюда 3400дән артык ашлык җыю комбайны катнашачак, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасында 2 млн. тоннадан артык сыйдырышлы икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар бар. Алар барысы да быелгы ел уңышын кабул итәргә әзер. Элеваторлардан һәм икмәк кабул итү предприятиеләреннән тыш, республика хуҗалыкларында 2,3 млн. тонна ашлык саклау өчен җайланмалар бар. Ындыр табагы хуҗалыклары объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы эшли. Әлеге программа буенча 384 склад ремонтланган. Бу шулай ук ашлык саклагычын тиешле халәткә китерергә һәм уңышның сыйфатын һәм сакланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
«Соңгы нәтиҗә күп очракта урып-җыю эшләренең ничек оештырылуына бәйле булачак. Моның өчен республиканың күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында комбайннарның 2 сменада эшләве планлаштырыла. Һәр муниципаль районда алдынгыларны кызыксындыру чаралары каралган", - дип билгеләп үтте министр.
Чыгышының ахырында Марат Җәббаров авыл халкы исеменнән Дмитрий Патрушевка авыл хуҗалыгы өлкәсенә күрсәтелгән федераль ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Россия авыл хуҗалыгы министры үз чиратында чәчү кампаниясенә йомгак ясады һәм үсемлекчелек тармагын үстерүнең стратегик юнәлешләрен билгеләде. Аның сүзләренә караганда, агымдагы ел гади генә ел түгел, шул исәптән агросәнәгать комплексы өчен дә. Әмма бернигә дә карамастан, тармак иң киеренке мизгелләрдә дә үз эшен туктатмады. Дмитрий Патрушев аграрийларга илебез иминлеге хакына башкарылган намуслы һәм тырыш хезмәтләре, үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.
Хәзерге вакытта барлык авыл хуҗалыгы культураларын чәчү төгәлләнгән, 2020 елда чәчү мәйданы 80,2 млн.га тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда сабан бодаен чәчү 500 мең гектарга арткан. Кукуруз һәм көнбагыш өчен чәчү мәйданнары 300 һәм 200 мең га арткан. Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, Россия Федерациясендә чәчү эшләре тиешле дәрәҗәдә узган. Моңа аграрийларның кирәкле матди-техник ресурслар белән, беренче чиратта, ашламалар һәм техника белән югары дәрәҗәдә тәэмин ителеше ярдәм итте.
Киңәшмә барышында Россиянең башка кайбер төбәкләре җитәкчеләре дә урыннардагы вәзгыять турында сөйләделәр. Аерым алганда, Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев һәм башкалар агросәнәгать комплексы үсеше турында мәгълүмат бирделәр.
Министр катнашучыларга конструктив һәм ачык диалог өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Евгений Куйвашевның киләсе елда «Бөтенроссия кыр көне»н Свердловск өлкәсендә уздыру инициативасын хуплады.