Республика җитәкчелеге Саба районында яңа сөтчелек комплексында булды

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районына сәфәре кысаларында Туктар авылында “Юлбат АХП” ҖЧҖенең роботлаштырылган яңа сөтчелек комплексында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы аңлатуынча, сөтчелек комплкксы 2019 елда Министрлык ярдәмендә төзелгән. Субсидияләр күләме 81 млн сумга якын. Сыер саву процессы тулысынча автоматлаштырылган, 4 робот урнаштырылган (Lely фирмасыннан модель – Astronaut A5). 2019 елның июлендә «Монбельярд» токымыннан 80 баш беренче партия башмак таналар кайтарылган. «Монбельярд» токымлы сыерлар югары җитештерүчәнлеккә ия булулары (8 500 кг/лакт.), сөтенең майлылыгы һәм аксымның югары булуы белән аерылып торалар.

Агрофирмада 450 баштан артык эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 210 баш сыер. Һәркөнне 6,6 тоннадан артык сөт савыла, бер сыердан уртача савым – 32,7 кг. Сөтне Казан сөт комбинатына 24,5 сумнан тапшыралар. 

Фермада рекордчы-сыер да бар, ул  тәүлеккә 56 кг сөт бирә.

Рөстәм Миңнехановка терлек азыгының ничек бирелүе турында сөйләделәр. Азык (моноазык) махсус схема буенча, комплекс эченә кермичә, бирелә. Микроклиматны көйләү өчен һаваны җилләтү системасы һәм температура датчикларыннан эшли торган автоматлаштырылган һава пәрдәләре урнаштырылган.

Район АПКсының үсеше турында Татарстан Республикасы Президенты белән җирле аграрийлар очрашуында сөйләштеләр. Май башында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кыр эшләренә чыкканнар. Бүгенгә чәчү 1000 га мәйданда башкарылган, шул исәптән 800 га – бөртеклеләр. Көзге культураларны тукландыру тәмамланган (7 мең га), күпьеллык үләннәрне тырмалау шулай ук төгәлләнгән (15 мең га), туңга сөрелгән җирләр һәм пар җирләре дә тырмаланган (28 мең га). Барлык хуҗалыклар да орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән. Кырларда 448 трактор, 182 чәчкеч, 13 чәчү комплексы һәм 155 культиватор эшли.

Рөстәм Миңнеханов аграрийларны, һәр кояшлы көннән мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып, чәчүне тизрәк бетерергә, әмма барлык санитар-эпидемиологик нормаларны тиешенчә үтәргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International