АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020: Татарстан фермерлары шәһәр кешеләренә авылда сезонлы эшләр тәкъдим итәләр

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.

Дәгъва кылучылар тарафыннан заявкалар бирү өчен сылтама буенча узарга һәм башлангыч форманы тутырырга кирәк. “Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне аерым карыйлар һәм тиешле вакансияне сайларга булышалар.

Бүгенгә 200дән артык оешмадан төрле яшәү, туклану һәм эшкә йөрү шартлары белән 400ләп вакансия бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1 айдан 6 айга кадәр срокка эшкә аларга әзерләр. Кирәк белгечләр арасында агрономнар һәм тракторчылар гына түгел, ә пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, төрле эштә эшләүчеләр, көтүчеләр, эшчеләргә ярдәм итүчеләр һ.б.лар бар.

Мәсәлән, май ахырыннан башлап, Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында “Җиләкле алан” хуҗалыгында җиләк җыярга һәм үсемлекләрне карау эшәрен башкарырга мөмкин, аларда яшәү өчен түләүсез тулай торактан урын бирәләр, сезонлык хезмәт хакы айга 40 мең сум чамасы. Барысы 110 кеше кирәк. Нурлат районында да яхшы хезмәт хакы белән терлекчелек фермасында эш тәкъдим итәләр, шулай ук яшәү өчен трак урыны бирелә, хезмәткәр өчен предприятиенең үз кунакханәсе бар. Махсус белем һәм күнекмәләр таләп ителми торган вкансияләр, шулай ук студентлар өчен дә, барлык районнарда диярлек бар.

Мәсәлән, Казан рестораннарының берсе үз белгечләрен карантин вакытына Татарстанның Биектау районындагы фермер комплексына урнаштырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, теркәлгән барлык хезмәт контрактларына алга таба хезмәткәрләрнең эш, яшәү урыны һәм түләү шартлары буенча мониторинг уздырылачак. “Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ операторларының элемтә телефоннары: 8(843)292-07-59, 8987-172-04-28.

Вакансияләр исеме

Кирәкле эшчеләр  саны

1

Тракторчы-машинист

104

2

Пешекче

4

3

Төрле эштә эшләүче эшче

142

4

Эретеп ябыштыручы

1

5

Җайланмалар слесаре

44

6

Чәчүчеләр

32

7

Механизатор

244

8

А/х мастеры

14

9

Икътисад һәм бухгалтерлык

3

10

Слесарь –көйләүче

11

11

Автотранспорт ремонтлаучы

3

12

Агроном

35

13

Инженер

4

14

Ветфельдшер

4

15

Төзелеш мастеры

1

16

Слесарь ярдәмчесе

1

17

Чәчүгә эшчеләр

50

18

Слесарь-ремонтчы

3

19

Көтүчеләр

4

20

Зоотехник

2

21

Башка а/х хезмәткәрләре

10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International