Рөстәм Миңнеханов: эш урыннарын саклап калу һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыру бүген иң мөһим бурычларның берсе

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районы предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышты. Эш сәфәре кысаларында аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Алар «Хузангай» ҖЧҖенең сөт эшкәртү заводында булдылар. «Предприятиедә ак май һәм сырларның төрле төрләре әзерләнә. Җитештерүдә үз чималлары кулланыла. «Хузангай» ҖЧҖенең 3,2 мең баш савым сыерлары белән үз фермасы бар», – дип сөйләде Марат Җәббаров.

Бу елның 1 кварталында заводта 137,3 тонна сыр һәм 7 тонна ак май җитештерелгән. Һәр этапта катгый сыйфат контроле ясала. Продукция сәүдә челтәрләре аша һәм базарларда күпләп сатыла.

Предприятие директоры сүзләре буенча, җитештерү күләмнәрен тагын да арттыру мөмкинлеге бар әле. Бүген биредә тәүлеккә 20 тонна сөт эшкәртелә. Алга таба бу күрсәткечне ике мәртәбә арттыру планлаштырыла

Аннары Татарстан Республикасы Президенты җирле «Алмаз» ашамлыклар кибетендә булды. Кибеттә ашамлыклар һәм көндәлек товарлар, антисептик чаралар сатыла. Санитар-эпидемиологик режим кысаларында кибеткә бервакытта 3тән артык кеше кертелми. Бина 2 сәгать саен эшкәртелә. Кибет директоры әйтүенчә, хәтта март азагында сатып алучылар ихтыяҗы күтәрелгән вакытта да продуктларга, бигрәк тә арпа, шикәр, тоз, он кебек социаль әһәмиятле категориядәге продуктларга да бәяләр арттырылмады.

Республика Президенты шулай ук Түбән Әлки авылында хосусый сәнәгать мәйданчыгында булды. Районда беренче хосусый сәнәгать мәйданчыгы җирле эшкуар Дамир Шәйхетдинов тарафыннан 2002 елда төзелгән. Аның гомуми мәйданы 8,7 га тәшкил итә. Резидентларның эшчәнлек өлкәсенә төрле юнәлешләр керә: йөк ташулар, машиналар һәм җайланмалар ремонтлау, үсемлек майлары җитештерү, бетона һәм бетон әйберләре җитештерү. Мәйданчыкта 117 хезмәткәр эшли.

Covid-19 вирусы таралу куркынычы булуга бәйле барлык хезмәткәрләр тиешле яклау чаралары белән тәэмин ителгән, парк территориясендә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше тикшереп торыла.

Рөстәм Миңнехановны сәнәгать паркы резидентларының эшчәнлеге белән таныштырдылар, җитештерү цехларын күрсәттеләр, шулай ук алга таба үсеш планнары турында сөйләделәр. Быел парк территориясендә сөт эшкәртү цехын төзү планлаштырыла.

Моннан тыш, майлар җитештерү куәтен дә арттыру күздә тотыла. Бүген көнбагыштан үсемлек мае сыктыру буенча ике линия эшли һәм аларда тәүлеккә 80 тоннага кадәр чимал эшкәртелә. Чыгарыла торган продукциянең сыйфатын махсус лабораториядә тикшерәләр. Продукция Татарстан Республикасында сатыла, шулай ук Пермь краена, Чиләбе өлкәсенә һәм Башкортостан Республикасына җибәрелә.

Рөстәм Миңнеханов, эш урыннарын саклап калу һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыру бүген иң мөһим бурычларның берсе, дип билгеләп үтте. «Җитештерүне үстерү буенча планнарны гамәлгә ашыру өчен гамәлдәге барлык дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга кирәк, бу бик мөһим», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International