Агросәнәгать комплексы мондый катлаулы вәзгыятьтә дә үзенең көчен һәм тотрыклылыгын күрсәтә

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабның чираттагы утырышын үткәрде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Чарада катнашучылар азык-төлек иминлеге һәм язгы кыр эшләрен өзлексез башкару мәсьәләләрен карадылар. Бүгенгә Россия Федерациясенең 40 субъектында чәчү эшләре бара: чәчү 6,2 млн га мәйданда башкарылган, 13,5 млн га – тукландырылган. Быел берничә төбәктә дымлылык җитмәү проблемасы бар, аерым алганда, Краснодар һәм Ставрополь крайларында, Ростов өлкәсендә.

Быел Татарстан Республикасында чәчүлек мәйданы 2,8 млн га тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдә, шуннан 1,7 млн га – сабан культуралары, алар 3,3% мәйданда чәчелгән. Орлыклар белән тәэмин ителеш – 109% (375 мең тн). Көздән уҗым культуралары 494 мең га чәчелгән. Бүгенгә аларның торышы яхшы дип бәяләнә. Минераль ашламалар гектарга уртача 52,3 кг тупланган (2019 елда – 44,4 кг булган, узган елдагыдан 8,0 кг-га артык). Уңыш өчен кимендә 70 кг кертү планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшен бу атнада явып киткән кар беркадәр туктатты, әмма ул көзге культураларга һәм язгы чәчүгә куркыныч тудырмый.

Быелгы сезонлы эшләрне сыйфатлы уздыру өчен, Министр әйтүенчә, төбәкләргә дәүләт ярдәмен вакытында җиткерү аеруча мөһим, шулай ук кадрлар белән тәэмин ителешкә игътибар итәргә һәм эш процессын оештыру планын алдан уйларга кирәк.

Монна тыш, утырышта катнашучылар коронавирус эпидемиясе шартларында АПК предприятиеләренең сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм Роспотребнадзор белән үзара тыгыз мөнәсәбәттә булу мәсьәләләрен дә карадылар.

Чара барышында Министр башка хезмәтләр белән беррәтән дәүләтнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә рәхмәт белдерде. «Алар  ярдәмендә, аларның тырышлыгы белән бүгенге катлаулы вәзгыятьтә агросәнәгать комплексы үзенең көчен һәм тотрыклылыгын күрсәтә. Үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция белән тулы кибет киштәләре кешеләргә бүгенге көнгә ышаныч бирә», – дип ассызыклады Дмитрий Патрушев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International