Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән күренешләр: Кайбыч икмәге нәрсәсе белән казанлыларның мәхәббәтен яулады

2019 елның 27 декабре, җомга

Күптән түгел Казан  ярминкәләренең  берсенә (Ямашев урамында) Кайбыч икмәк  заводы хезмәткәрләре  тарафыннан  китерелгән   ипинең  «ура»га сатылып  беткәнен күзәткән  идек.     Автолавка тәрәзәсе каршында шактый  зур  чират тезелеп  киткән,  ә сатучы  сатып алучыларга  көчкә  хезмәт күрсәтеп  өлгерә.     Бер сатып  алучыдан сорашып,  моның  серен белергә  тырыштык,  ни өчен   Казандагы  һәр кибеттә яисә  пекарьняда  пешерелеп, һәр почмакта  сатыла  торган  ипине алмыйча,  бу  ипине чират  торып  ала  соң халык? 

- Алай  түгел  ул  шул, биредә  бөтенләй  башка ипи, тәмле.   Аны, ингредиентларны  кызганмыйча,   элеккеге     рецептлар  буенча  пешерәләр  дип  ишеттем, дип  үзе ишеткән мәгълүмат  белән  бүлеште  бер  сатып алучы.   – Икмәк  продукциясенең  бәясе дә  ярминкәләрдә  арзанрак.   Менә  бу  ипине  нибары 23 сумга  алдым,  җылы да  әле … Тагын  батон, булкалар  алдым.    

Шуны  әйтергә  кирәк,  бу  юлларның  авторына  быел Кайбыч икмәк  заводында  да  булырга  туры  килде.     Предприятие  район үзәгендә  егерме елдан  артык  эшли  - Татарстанда  Кайбыч районы  тезелеп, Кайбыч авылы  аның  үзәге  булганнан  бирле.     Икмәк  заводының  төп  эшчәнлеге    – ипи һәм икмәк  әйберәре  пешерү, алар  Кайбыч районында гына түгел,  ә  башка районнарда  да,  мәс., күрше Апас районында  да,  аның  авылларында   сатыла.     Завод үзе  бик  зур  түгел,  аны   цех  дип тә атап  булыр иде – биредә  өч сменада  20  кеше  эшли, тәүлеккә  якынча    1 тонну 280 кг продукция  әзерлиләр. 

Процесска технолог Алевтина Александрова җитәкчелек  итә. Аның  җитәкчелегендә  ике  мичтә авыл  кешесе  иң теләп  ала  торган    «Дарницкий» ипие пешерелә,  шулай  ук  ак ипи,  батоннар, төрле  пироглар  пешерелә.   Алевтина Геннадьевна, җитештерүне киңәйтергә, күләмне арттырырга   теләк бар,  дип белдерде, әмма  моның  өчен  ипи пешерүчеләргә тагын  бер  мич  кирәк,  диде  ул.    

 Кайбыч  икмәк  заводында     өлкән  пекарь Зинаида Петрова эшли, аны  предприятиенең  төп  остазы  диләр – барлык  яңа  килгән хезмәткәрләр  аңарда  практика узалар.  Мәсәлән,  яз көне  Казан  кооператив техникумының  беренче  курс студенты   Екатерина Кузнецова да  Зинаида  Николаевнада  практика узган  иде. Практика тәмамлангач,   ул, укып бетергәннән соң үзенең Кайбычына - ипи заводына кайтырга    теләге  барлыгын  белдергән иде.     

Ипинең җитештерү  һәм сату  хакы, бигрәк  тә авыл җирлегендә, зур роль  уйный.   Авыл икмәк  пешерүчеләре  моны  бик  яхшы  аңлый  һәм  бәяне “бәйдә” тотарга  тырышалар.    Татарстанда  социаль ипиләр  җитештерүнең   республика хөкүмәте  тарафыннан субсидияләнүе  дә  зур  ярдәм. Беренче чиратта,    мондый  ипиләрне республика  кооператорлары  пешерергә тырыша.  Мәсәлән, Татарстан  кулланучылар оешмалары  берлегенең (Татпотребсозның) җитештерү   предприятиеләре   тарафыннан  2019 елның  11  аенда   1,5 млрд. сумлык  продукция  җитештерелгән һәм сатылган,  бу  күләмдә  ипи һәм икмәк  әйберләре    62% тәшкил  итә.  аларны  җитештерү  һәм сату  белән     38 предприятие  шөгыльләнә. Алар  тарафыннан    24818 тонна  икмәк  әйберләре  җитештерелгән,  тәүлеккә   90 тонна  продукция  бирелә.   140  икмәк  ташучы  һәркөнне  иртән     авыл  кибетләренә, хосусый  һәм бюджет оешмаларына  ипи ташыйлар. Татарстан  кулланучылар оешмалары  берлегендә  шулай  ук  республиканың  төрле  авылларында    «Кайнар  ипи» дигән 40 махсуслаштырылган  кибет  эшли  -  алар янында  иртән һәрвакыт  чират  җыела.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International