Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урып-җыю кампаниясенең йомгаклары һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында сөйләде

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында    Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Татарстанда  урып-җыю кампаниясенең төгәлләнүе  һәм авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен  оештыру   турында  сөйләде,   шулай  ук журналистлар  сорауларына  җаваплар  бирде.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  хәбәр  итүенчә,  үсемлекчелек  елы  төгәлләнде  диярлек. Һәм хәзер  инде  тармакка  якынча   йомгак  ясарга  мөмкин.  Кукурузны исәпкә  алмаганда,  бөртеклеләрнең  тулаем  җыемы  (башта  алынган  күләмендә)   4,25 млн тонна а тәшкил  итте, уңдырышлылык   – 30,1 ц/га. Уңдырышлылык  буенча  лидерлар: Тукай районы   (40,4 ц/га), Мамадыш (40,2), Зәй (40,1), Актаныш (40,1 ц/га) районнары. Суктырылган  ашлык  буенча лидерлар: Тукай  (175,3 мең тонна а), Арча (175,1), Актаныш  (170,7), Минзәлә (170,4) районнары.

Орлык  кукурузы  һәм силос  мәйданы - 203 мең га (2018 елда  - 201,5 мең  га), шуннан  орлык  өчен    – 50 мең  гектарга  якын. Бүгенгә  тулаем  җыем   74,3 мең  тонна булды,  уңдырышлылык  - 51,8 ц/га.

Безнең  республика  өчен  икенче   мөһим  культура  – ул шикәр  чөгендере.   Аны  чәчү  мәйданы   – 63,7 мең  га (2018 елга  карата  +1,4 мең  га). Бүгенгә    87% яисә  55,1 мең  га мәйданда  җыелган. Тулаем җыем  -  2 млн. 439 мең  тонна,   2,6 млн. тонна тамыр  җыю  планлаштырыла.     Уңдырышлылык  узган  елга  караганда  шактыйга  югары – гектардан 108 центнерга  кадәр һәм ул    442,5 ц/га тәшкил  итә. Иң күп  шикәр  чөгендере  мәйданы Зәй  районында (9,3 мең  га), Буа (8,9), Сарман  (8,5), Тәтеш   (5,8), Нурлат (5,4) районнарында. Уңдырышлылык   буенча  иң алда  Тәтеш  районы  бара  (530 ц/га), аннан  кала  Зәй  (517), Минзәлә (506), Актаныш (480 ц/га) районнары.

Журналистлар сорауларына җавап  биреп, Марат Җәббаров болай  диде: быел  шикәр  комы  белән  хәлләр  бик  катлаулы.   Россия буенча ул 1 млн.тонна  күләмендә  исәпләнә һәм  бәяләр,  әлбәттә, критик  зурлыкка кадәр   төшкән,    – тоннасы 19,5 мең  сум, ә узган  ел   тоннасы   30 мең  сумга якын  булган  -  35%ка төшкән.  

Министр  көзге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен  оештыруга  аерым  тукталды.  Хәзерге  вакытта  Казанда  15 мәйданчыкта,  Чаллыда  2  мәйданчыкта, Зеленодольск  районының  Осиново һәм  Октябрьский поселокларында  7 ярминкә  көне узды.   Сәүдә  мәйданчыкларына     489 млн сумлык  продукция китерелгән. «Ярминкәләрдә бәяләр  сәүдә  предприятиеләрендәгегә  караганда күпкә түбәнрәк. Мәсәлән, яшелчәләр  буенча  бәяләр  аермасы    70%ка кадәр  җитә. Һәр мәйданчыкка   аерым  җаваплы  затлар  билгеләнгән,  болар – минем  урынбасарлар һәм Министрлыкның  җаваплы  хезмәткәрләре. Ярминкәләр  башланыр  алдыннан  да, аларны  үткәрү  барышында  да    продукция сыйфатын  Татарстан  Республикасының  Ветеринария  хезмәте һәм Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең Татарстан  Республикасы Идарәсе хезмәткәрләре  даими  контрольдә  тоталар», - диде  Марат Җәббаров.

Матбугат  вәкилләре шулай  ук  агроиминләштерү  белән  дә  кызыксындылар.  Марат Җәббаров  Татарстанда   75 мең  га (6 %) көзге культураларның иминләштерелгән булуы турында  әйтте, агроиминләштерү  буенча   фермерларның  95%кадәр чыгымнары   дәүләт тарафыннан компенсацияләнүгә  игътибар  юнәлтте.  

Журналистлар белән  очрашу  азагында  Марат Җәббаров Комбайнчыларның  республика конкурсы, “Иң яхшы  АПК хезмәткәре” конкурсы һәм авылда  яшь белгечләргә  ярдәм  чаралары  турында  сөйләде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International