Питрәч районындагы кечкенә ферманың зур уңышлары турында

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Без  һәр атнада,  авылда  үз  эшләрен  ачып,  аякларында  нык  торучы  һәм  яраткан  эшләре  белән  шөгыльләнүче  кешеләр, гаилә  фермалары  һәм  яшь  эшкуарлар  турында  язабыз.  Шундыйларның  берсе  – Питрәч  районыннан   Фәсхетдиновлар гаиләсе.  Моннан  сигез  ел  элек  алар   гаилә  фермасын    – «Социалистик Хезмәт  Герое Надежда Галочкина ис. Фәсхетдинов А.З. КФХсы»н төзиләр, ә  бүген  инде  аларның  фермасы  районда  иң  алдынгыларның  берсе.  

«Мин балачактан  терлекче булырга  теләдем, - дип  сөйли  Алмаз Фәсхетдинов. – Шуңа  күрә,  мәктәпне  тәмамлаганнан  соң,  зур  теләк  белән  Казан  авыл  хуҗалыгы  институтына  укырга  кердем.    Көтеп алынган    диплом кулыма  эләккәч  үк  туган  авылыма  кайттым. Гаилә белән  киңәшләшеп,  ферма ачарга  ниятләдек.   Кыенлыклардан  куркып тормадык.  Әтием    Зиннур Заһретдин  улы  ул  чакта  терлекчелек  тармагында  мал  табибы  булып  эшли  иде,  хатыным   Фирүзә дә белгечлеге  буенча  ветеринария  табибы.  Ә әнием Фирдәүс  Шаһиәхмәт  кызы   һөнәре  буенча   бухгалтер, кәгазь  эшләрендә  ул  булыша».   

«Без зур  кыюлык  белән  гаилә  сөтчелек  фермасын  ачу  буенча эш  башладык, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  буенча  республика  программасы    һәм  район  хакимияте  ярдәме белән  башлап  җибәрдек  эшне.    Безгә Олы Бутыркада  иске ферма урынында  җир  бирделәр.   2012 елда   1 млн сум  грант алдым.   50 баш  хайванга  бина  төзедек,  терлекләр  тоту  өчен  абзарлар  төзедек, сыерлар сатып  алдык,  шулай  итеп,  җиң  сызганып  дигәндәй,  сөт  эшенә керештек.   Авыл җирлеге  карары   белән   ферманы  якташыбыз Социалистик Хезмәт  Герое Надежда Галочкина исеме  белән  атарга  булдык,  ул  районның  иң  атаклы  сыер  савучысы, авыл  хуҗалыгындагы  уңышлары  өчен  Ленин  Ордены  белән  бүләкләнгән   була.    Элегрәк  фермада  утыз  баш  сыер  иде,  ә  хәзер  -  кырык баш.  Һәр сыердан  көнгә    16шар  килограмм  сөт  савабыз,  һәркөнне    550-600 килограмм  сөт  тапшырабыз», - дип сөйли горурланып,    Алмаз Фәсхетдинов.

Гаилә фермасында  бройлер  тавыклары  тора  торган  корпус  та  бар.   2016 елда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы фермага  кошчылыкны  үстерүгә     2,5 млн сум  грант  бирде. 

Хәзер  терлек  азыгы  әзерли  торган  вакыт,  20    гектар  җирдә    фермерлар   терлекләр  өчен  печән  үстерәләр,  аны  җыялар.   Эш  өчен  кирәкле    техника  да  җитәрлек: трактор, печән  ургыч, пресслау-җыю,   төяү агрегаты һәм  башкалар.   Бер үк  вакытта  кышкы  сезонга  әзерләнү  эшләре  дә  бара,   абзарларны  төзекләндерәләр.

Күптән түгел генә әле  фермада  кунакта Дагстан   делегациясе  булып  китте,  алар  Питрәч  фермерларының  эш  тәҗрибәсен җентекләп,  зур  кызыксыну  белән  өйрәнделәр.     «Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре дә,   районнан һәм республикадан  да  фермерлар  еш  киләләр  безгә.   Без  хезмәттәшләр  белән  үз  тәҗрибәбезне  рәхәтләнеп  бүлешәбез.    Бутыркада  тагын  берничә  гаилә  фермасы  бар,  авылдашлар  белән  без  тату  эшлибез,  бер-беребезгә ярдәм  итеп,    ихтирам   белән  карыйбыз», - дип  сөйли    КФХ башлыгы.    

«Мондый  катлаулы  һәм  җаваплы  эшкә  тотыну  алдыннан  без  нык  уйлаштык,  үлчәүнең  теге  ягын да,  бу  ягын  да  карадык, - дип  сөйли    Фирүзә. – Әмма, тәвәкәлләп, тотындык, һәм барысы  да  булып  чыкты.  Мин  шулай  ук  Питрәч  районының     ветдәвалау  пунктында    лаборатория  мөдире  булып  эшлим.  Барысына  да  өлгерергә  тырышам.   Кызыбыз Камилә  быел  бишенче  сыйныфка  бара,  ә улыбыз  Кәрим  - беренче  сыйныфка.     Ул да,   гаилә  тардицияләрен дәвам  итеп, терлекче  булыр,  ахры,  әле  үк  бик  теләп  әтисенә  булыша. Терлекләр  карарга  ошый, ди ул,  бигрәк  тә,  бозауларны  ярата».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International