“Быел яз иртә килде. 1985 елда 11 апрельдә без язгы чәчүне башлаган идек, быел менә шул көнне язгы кыр эшләренә керештек. Күпьеллык үләннәрне тырмалауны, көзге культураларны тукландыруны, туңга сөрелгән җирләрне тырмалауны 12 апрельдә башларга торабыз. Техника чәчүгә әзер. 10 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия машина-трактор паркының, башка техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген уңай бәяләде. Моңа кадәр 4 апрельдә бенең үзебезнең комиссия белән дә техниканың әзерлеген тикшергән идек”, - дип билгеләп үтте Актаншы муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм районның җаваплы затлары катнашында уза торган агроконференцияне ачып. Конференция эшендә шулай ук Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә төп фәнни эшчәнлекне алып баручы галимнәр, Башкортостаннан галимнәр, ике республиканың да нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров һәм институт белгечләре көзге һәм язгы бодайның районлаштырылган сортларын җитештерү турында сөйләделәр. Бөртекле культураларның уңдырышлылыгын арттыру тәҗрибәсе белән Башкортостанның Чакмагыш районы “Базы” АКК (СПК) директоры Вадим Соколов бүлеште. “Әнәк” агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев шикәр чөгендерен үстерү тәҗрибәсе турында сөйләде. Җиләк үстерү бизнесын алып бару үзенчәлекләре белән Әлмәт районының “Ягодная долина” (“Җиләк аланы”) компаниясе директоры Илдар Ситдиков бүлеште. Агроконференция барышында шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын яклау өчен химик препаратлар куллану мәсьәләләре дә каралды.
Агроконференция азагында язгы чәчүгә иң яхшы эзерләнгән хуҗалыкларны бүләкләделәр. Беренче урын өчен 100 000 сум премия белән “Чишмә” хуҗалыгы бүләкләнде. Икенче урын өчен 75 000 сум премияне “Алга” хуҗалыгы алды һәм өченче урын өчен 50 000 сум премия “Наратлы” хуҗалыгына бирелде.
Бүгенге көнгә республикада барысы ике район - Актаныш һәм Әлмәт муниципаль районнары язгы чәчүгә керештеләр.
“Белеп һәм вакытында эшкәртелгән туфрак – яхшы һәм мул уңыш җыюның нигезе. Дымлы туфракка чәчелгән орлык тиз һәм уңышлы тишелеп чыгуга, шулай ук мул уңыш белән сөендерүгә зур өмет бирә. Әлмәт районы өчен һава торышы да бик уңай. Чәчүне бик кыска срокларда тәмамларга уйлыйбыз. Иртә өлгерә торган арпа һәм сабан культураларын чәчүдән башлыйбыз, - дип, язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев.