Узган тәүлектә Татарстанда 3421,8 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 22,1 тоннага артыграк.
Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен һәм тормышын яктырткан иң яхшы әсәргә Беренче әдәби конкурс игълан ителә. Оештыручылар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге.
23 август мәгълүматлары буенча, республикада планлаштырган барлык мәйданның 786,2 мең гектары (39%) сукаланган. Шулай ук 136 мең гектарда тирәнтен көпшәкләндерү башкарылган.
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район башлыклары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Биредә урып-җыю эшләренә берече нәтиҗәләр ясалды, шулай ук региональ фондка ашлык әзерләү һәм көзге кыр эшләренә кагылган сораулар да каралды.
Татарстанның 19 районында урак тәмамланды.
Бу узган ел белән чагыштырганда 33,1 тоннага артык. Гомуми савым күләме буенча Арча районы беренче урында. Биредә тәүлегенә 165,5 тонна сөт савылган.
Мөслим районы Тугаш авылы егетләре бертуган Сирин, Динар һәм Ленар Хуҗиннар - быелгы урак алдынгылары. Урып-җыю башыннан бирле аларның эш күрсәткече бүгенге көнгә 2290 т, 2465 т һәм 1883 т тәшкил итә.
Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Зәй, Әлмәт, Бөгелмә һәм Бавлы районнары кырларын карады, урып-җыю кампаниясе белән танышты.
Бүгенге көндә республика кырларында игеннәр 1292 мең гектар мәйданда суктырылган. Бөртеклеләрнең тулаем күләме исә 2 млн. 679 мең тоннаны тәшкил итә. 1 гектарга уртача 20,7 центнер ашлык туры килә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада беренче булып уңыш җыюны төгәлләгән Әтнә муниципаль районы игенчеләрен котлады.