Республикада иң күп терлек асраучы, иген үстерүче Актанышта алдынгылар слеты булды.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган ел биредә гектарыннан 32,4 центнер иген үстереп, барлыгы 129 мең тонна бөртек суктырып алганнар. Республиканың башка районнары терлекнең баш санын киметкән вакытта, биредә киресенчә, соңгы өч елда, корылык булуга карамастан, терлек саны арткан. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фаил Камаев белдергәнчә, быел бу күрсәткечне 34 мең башка җиткермәкчеләр. 2020 елга 40 мең баш мөгезле эре терлек асрарга уйлыйлар. Ит, сөт җитештерүдә дә мактанырлыклары бар.
Шәхси хуҗалыкларда да күпләп терлек асрала. Фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Бүген республикада 400дән артык фермер хуҗалыгы бар. Биредә 21 кеше әлеге эшне оештырып җибәргән. Аларга ярдәм йөзеннән 18 млн 299 мең сум субсидия бирелгән.
– Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кеше елның 365 көнен дә хезмәткә багышлый, – ди Фаил Камаев. – Терлекче, игенче хезмәтен без бәйрәм көннәрендә генә түгел, көндәлек тормышта да күрергә тиеш.
Җитәкче сүзләреннән күренгәнчә, киләчәктә дә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, халыкны эшле итү максатыннан инвестицияләр җәлеп итеп, кошчылык комплексы торгызырга, хәләл продукция җитештерүне җайга салырга, юллар төзергә һәм башка ниятләре бар аларның.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА