Казанда Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча беренче төбәк семинары уза

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

30-31 гыйнварда Казанда Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча “Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзасы шартларында авыл хуҗалыгына ярдәм итү: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” дип аталган беренче төбәк семинары уза.

Россия һәм чит ил экспертлары, Бөтендөнья сәүдә оешмасы секретариаты, Ауропа комиссиясе, АКШ һәм Кытай авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Казанга киләчәк. Бу чарада шулай ук төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе органы җитәкчеләре катнашуы көтелә.

Семинарда Россия авыл хуҗалыгының Бөтендөнья сәүдә оешмасы процедураларына һәм кагыйдәләренә ияләнү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International