Бүген Казанда Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча төбәк семинары тәмамлана. Бу чара РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, БМО Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы ярдәме белән уздырылды.
Бу “Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында авыл хуҗалыгына ярдәм итү: проблемалар һәм аларны хәл итү юлллары” темасына багышланган беренче өйрәтүче семинар. Анда РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илья Шестаков, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, төбәк министрлыклары җитәкчеләре, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы экспертлары, БСО секретариаты, Ауропа комиссиясе, АКШ һәм Кытай авыл хуҗалыгы министрлыклары хезмәткәрләре дә катнашты.
Семинарны ачканда, Илья Шестаков чараларда авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча кагыйдәләр һәм процедуралар, авыл хуҗалыгы продукциясен сату кагыйдәләре аңлатылачак, чит илләр тәҗрибәсе каралачак, дип искәртте. Бу эшләр барысы да РФ агросәнәгать комплексына бу өлкәдә үзгәрешләр кертергә һәм яңа мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итәчәк. Семинарда Ирландия, Канада, АКШ экспертлары тәҗрибә уртаклашты.