Әзерлек сызыгында

2013 елның 25 гыйнвары, җомга

“Әтнә районында авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү уңышлы бара. Бу яктан “Ленин”, “Тукай” хуҗалыкларын үрнәк итеп куярга була. Ә менә “Уңыш” һәм “Мәңгәр”гә тырышырга кирәк әле”. “Ленин” хуҗалыгында исә ремонт Яңа елга кадәр үк төгәлләнде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Фидаил Сөнгатов.

Авыл хуҗалыгы машиналарын көздән ремонтлап куюны Әтнә районның төп үзенчәлеге дияргә була. Боларның авангардында “Ленин” хуҗалыгы тора дию дә ялгыш булмас. Шулай да:

– Быел соңгарак калдык әле – ремонтның төп өлешен декабрь ур­таларында гына тә­мам­ладык, – ди хуҗалыкның авыл хуҗалыгы машиналары механигы Самат Латыпов. Сәбәбе шул – берара яңа мәдәният йортында да эшләгәннәр.

Эшкә сентябрь аенда ук тотынганнар, бүгенге көндә 485 тырманың барысы да әзер. Елдагыча, төп игътибар “угол атаки”га юнәлдерелгән. Механик сүзләренә караганда, тырма җыюда аеруча Илфат Әскаров, Рүзәл Кадыйров, Дамир Биктимеров, Рафаэль Хөсәенов һәм Ришат Хәкимуллин зур тырышлык күрсәткән. Соңгысы бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә. Гомумән, барысын да технология нигезендә башкарганнар.

– Беренче ел гына түгел, өстәвенә, эшне теләп, яратып башкаралар. Тимерчеләр – Хәмит Сәләхов һәм Равил Абдуллиннан тыш, эретеп ябыштыручы Радик Корбанов, ремонтчылар – Тәлгать Гарипов, Әнәс Хәкимҗанов, Насыйр Әхмәтҗанов бик яхшы эшләделәр, – ди белгеч.– Бу егетләрнең эшкә йөрү көннәре дә шактый: 26-27 көн тәшкил итә, – ди.

4 чәчкеч тә әзерлек сызыгында, берсе – ашлама кертә, янә берсе – үлән, калган икесе орлык чәчә. Болары, бәлки, язгы кыр эшләренә чыкмаслар да – “ХОРШ” өчен тулы комплектлы яңа агрегат кайтты. 4 агрегат – 28 данә каток та язгы кыр эшләренә әзер. Балтачтан алып кайтып яңа валларга кадәр куйганнар. Подшипникларын да алыштырганнар. Күбесен, мөмкин булганын үзләрендә ясыйлар, кырдыралар.

– “БДТ”ларны язын тагын бер карап чыгабыз әле. Ә ике “БДТМ” агрегаты әлегә яхшы хәлдә. 2 культиватор агрегатын да ремонтладык, чапкычларның ре­мень­нәрен салдырып, май­лап куйдык. Тагылма кораллары да, алар барысы 20 данә, эшкә әзер. Барлык агрегатларның да көпчәкләрен агартып, бүкәннәргә бастырып, әзерлек сызыгына куйдык, – диделәр.

«Әтнә таңы»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International