19 гыйнвар көнне “Теләче-Вамин” агрофирмасының Чулпан бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зооветеринария белгечләре катнашында узган киңәшмә тулысы белән терлекчелек тармагындагы эшләрнең барышына багышланса да, күп калмый инде язга инде дигәндәй, биредә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре дә калку күтәрелде.
Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов әйтүенчә, аңа әзерлек бүгеннән башланырга һәм һәр җитәкченең, белгечнең үз планы, исәп-хисабы булырга тиеш. Хуҗалыклар бүгеннән ашлама, ягулык-майлау материаллары тупларга бурычлы. Тырма, чәчкеч, культиваторлар ремонтын югары сыйфат белән башкарып чыгу да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Хәзер тырмаларның район буенча – 95, чәчкечләрнең – 68, культиваторларның – 70 проценты гына ремонтланган. Һәм ремонт кәгазьдә түгел, чынлыкта башкарылган булырга тиеш. Үз-үзеңне алдалаудан да хәерсезе юк!
Шулай ук чәчү компаниясе өчен булдыклы механизаторлар, эшчеләр туплауны да бүгеннән башлау зарур. Чәчү чоры җиткәч кенә ашлама да ташып өлгереп, күрше республикаларга да барып, эшчеләр дә эзләп йөреп булмаячак. Ашлама дигәннән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов әйтүенчә, аны банк кредиты белән бүген үк ташу мәслихәт, март-апрель айларында аның бәясе икеләтә, өчләтә артырга, ташу да зур проблемага әйләнергә мөмкин.
Бүген район сөт җитештерү буенча республикада унтугызынчы урынны били. Район буенча һәр сыердан 12 килограммнан әз генә артык сөт савып алына. Әтнәдә исә бу сан 17 килограммга тиң. Алар көнгә 103 тонна сөт җитештерсәләр, ә безнекеләр сауган сөт нибары 52 тонна гына. Шуңадыр, тормышлары гел алга бара. Кулда тотар акча булгач, алар язгы кыр эшләре өчен тәгаенләнгән ашламаның күпчелеген ташып өлгергән инде. Югыйсә, районнарыбыз яшьтәшләр, яңадан торгызылганнар рәтендә. Мөмкинлекләребез бер диюем.
Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов киңәшмәнең Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында узган пленар өлешендә җитәкчеләргә һәм белгечләргә савым күләмен арттырып, республикада беренче унлыкка, соңрак, беренче бишлеккә керү бурычын куйды. Алай гына да түгел, 2013 елның ул районда терлекләрнең баш санын, ит, сөт җитештерүне арттыру елы буларак үтәчәген ассызыклады. “Капиталь салулар өчен республикадан биниһая зур ярдәм алып, терлекләрнең баш санын һәм җитештерүне киметергә бернинди дә хакыбыз юк. Бәя дә, ярдәм дә кешенең эшчәнлегенә карап бирелә. Куйган хезмәтебезнең нәтиҗәсе булганда гына, республика җитәкчеклеге алдында йөзебез ак, ярдәмгә өмет итеп була,” – диде ул тагын да төгәл һәм үтемлерәк итеп.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше Чулпан бүлекчәсенең терлекчелек комплексында узды. Алдагы киңәшмәдә көчле тәнкыйть утына эләккән ферма коллективы шактый “тартылган.” Бу исә сыерларның чисталыгында да, терлек азыгының балансланган булуында да һәм терлекләрне төркемнәргә бүлеп ашатуда да ачык чагыла. Семинарда катнашучылар ясалма орлыкландыру технигы бүлмәсендә, сөт блогында булып, эш барышы белән танышты. Соңгысында Теләче сөт-май заводы технологы Вәсилә Владимирова сыйфатлы сөткә булган таләпләр белән таныштырды. Алар өчен сөтнең майлылыгыннан бигрәк, тыгызлыгы мөһим күрсәткеч булып тора икән. Су кушылган сөтнең тыгызлыгы бермә-бер кимегәч, юньле продукция алып булмый. Бу уңайдан ул урыннарга республикадан лаборантлар килеп җентекле тикшерү уздырачагын белдерде. Ике икең дүрт дигәндәй, гади мәсьәлә булып тоелса да, кайбер савымчыларның намусына йозак куеп булмый шул. Нәтиҗәдә, халкыбыз әйтемендәгечә, бер тизәкле сыер аркасында бөтен көтү буяла.
“Теләче”