Бүген Игенчеләр сараенда ТР буенча Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Россельхознадзорның) белән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы узды. Чарада Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Евгений Непоклонов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Узган ел Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе ветеринария, карантин һәм үсемлекләрне саклау, орлыкчылык, туфракның уңдырышлылыгын тәэмин итү, җир мөнәсәбәтләре буенча контроль-күзәтчелек чараларын тагын да көчәйткән. 2012 ел дәвамында планлы рәвештә -1845, планнан тыш 3214 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә гаепле затларга 3 млн 976 мең сумлык штраф салынган. Кагыйдә бозу, административ җаваплылыкка тарту очракларының артуы, беренче чиратта, контрольнең көчәюе белән бәйле, дип аңлата идарә җитәкчесе Нурислам Хәбипов.
Аның искәртүенчә, орлыкларны һәм үсентеләрне реализацияләү өлкәсендә дә ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары шактый күзәтелгән. Алар орлыкларны, үсентеләрне сорты һәм сыйфаты хакында сөйләүче документсыз сату, яки гамәлдә булу вакыты чыккан документлар белән тәкъдим итү, үсентеләрне маркировкалау кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларының документларда күрсәтелгән сорты яки сыйфаты турындагы мәгълүматның дөреслеккә туры килмәү очраклары да күзәтелә икән.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе - республиканың Баш дәүләт ветеринар инспекторы Булат Камалов үз чыгышында республика җитәкчелегенең тырышлыгы, җаваплы ведомстволарның өстәмә профилактика чаралары күрүе Татарстанда ветеринария өлкәсендә уңай вазгыять саклануына ярдәм итте, дип белдерде.
Әлеге ике ведомоство алдында торган мөһим бурычларның берсе -дуңгызларда Африка чумасын профилактикалау эшләрен дәвам итү, республикага әлеге афәтне кертмәү чараларын күрү. Билгеле булганча, узган ел илнең 14 төбәгендә Африка чумасының 100 дән артык очрагы күзәтелде. Быел да бу афәт терлекчелек тармагына янавын дәвам итә.
Нурислам Хәбипов ассызыклаганча, 2012 елда республика күләмендә бик вакытлы чаралар күрү һәм җаваплы ведомстволарның килешеп башкарылган эшчәнлеге генә әлеге афәтнең үтеп керүенә комачаулый алган. 2012 елда Татарстан идарәсенең Дәүләт ветеринар күзәтчелек бүлеге белән Баш ветеринария идарәсе тарафыннан республикадагы барлык 53 аучылык хуҗалыгына планнан тыш тикшерүләр уздырылган. Нәтиҗәдә административ хокук бозулар турында 19 эш кузгатылган. Моннан тыш, дуңгызчылык белән шөгыльләнүче һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче барлык юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр тикшерелгән.
Коллегия утырышында катнашкан Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Евгений Непоклонов биологик, азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы бу ике ведомствоның җайга салынган эшчәнлеген уңай бәяләде. Ул республика җитәкчелегенең игенчелек, терлекчелек, гомумән авыл хуҗалыгының иминлеген тәэмин итү буенча зур көч куюына, биредә җаваплы ведомстволар арасында эшнең нәҗтиҗәле оештырылуына аерым игътибар юнәлтте. “Кайбер проблемалар күзәтелсә дә, илнең күпчелек төбәкләре белән чагыштырганда, биредә уңай вазгыять саклана. Аның ассызыклавынча, бөрбөтен булып эшләүнең нәтиҗәсе дә бар. “Башка төбәкләрдә дә эшкә шундый якын килү булсын иде”, - дигән теләктә калды Евгений Непоклонов.
“ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария һәм Россельхознадзорның Татарстан идарәләре эшчәнлеге турыдан-туры республиканың тотрыклылыгы, азык-төлек иминлеге белән бәйле. Аларның максат һәм бурычлары бер үк. Шуңа күрә төбәк әһәмиятендәге органмы ул, федераль әһәмияттәгеме, Республика Хөкүмәте өчен аның аермасы юк. Әгәр республикада тотрыклылык, иминлек, муллык саклана икән, бу әлеге ведомстволарның берничә еллык уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе. Татарстанның динамик үсеш буенча рейтингы югары. Ул алга таба да тотрыклы, имин, мул республика булып калырга тиеш. Ике ведомство алдындагы бурычлар республиканың шушы мәнфәгатьләренә бәйле”, -дип ассызыклады министр, чарага йомгак ясап.
Марат Әхмәтов үз чыгышында җитештерү ветеринариясе проблемаларына төп урынны бирде. Аның белдерүенчә, ветеринарларга тармакның нәтиҗәлелеген тәэмин итү буенча эшлисе дә эшлисе әле. «Бүген тармакта проблемалар терлекләрнең баш санын саклау, югары үрчем алу белән бәйле. Җитештерүне арттыру белән бәйле сораулар да кала. Күп мәсьәләләр кадрлар җитмәүгә барып тоташа», -дип белдерде ул. Престижны булдыру белән районнардагы ветеринария берләшмәләренең һәр җитәкчесе шөгыльләнергә тиеш. “Сезнең яшәү рәвешегезгә, эшкә мөнәсәбәтегезгә, ни рәвешле перспективага эшләвегезгә бәйләнгән ул”, -дип мөрәҗәгать итте аларга министр. Ул бу мәсьәләне уку йортлары, абитуриентлар, яшь белгечләр белән бергә системалы юл белән генә хәл итеп була, дип исәпли.
Марат Әхмәтов шулай ук ветеринар хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эшмәкәрлекне үстерергә кирәк, дигән фикерне куәтләде. Аның искәртүенчә, терлекчелек тармагында күпчелек проблемалар терлек азыгы белән эшли белмәүдән дә килә. Терлек азыгы әзерләүдә сезнең ярдәм аша производство ветеринариясенең күпчелек проблемаларын тамырдан үзгәртә алыр идек, дип мөрәҗәгать итте ул Баш дәүләт ветеринария идарәсе, район хезмәтләре белгечләренә. Министр 2013 елны сыйфатлы терлек азыгы әзерләү елы итү тәкъдимен кертте. “Терлек азыгына мөнәсәбәт – терлекчелек мәсьәләләренә мөнәсәбәт ул”, -дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
«Татар-информ»