ТР Премьер-министры районнарда язгы кыр эшләре барышы белән танышты

2013 елның 26 апреле, җомга

Бүген ТР Премьер-министры Ильдар Халиков ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов озатуында ТР Апас, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарында булды.

Эш сәфәре Апас муниципаль районыннан башланды. Алар район башлыгы Рәшит Заһидуллин озатуында вертолеттан район авыл хуҗалыгы берләшмәләре кырларын карады. Аннары чөгендер плантациясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән очрашу булды.

Биредә Илдар Халиков чәчү эшләре барышы, хуҗалыкларның орлыклар, минераль ашламалар, ягулык-майлау материллары белән тәэмин ителеше турында кызыксынды.

Аннары ТР Премьер-министры белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының эш сәфәре Тәтеш муниципаль районында дәвам итте. Анда район башлыгы Валерий Чершинцев белән кырларны карадылар. ТР Премьер-министры Жуково торак пунктында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, Тәтеш район җирлеге башлыклары белән аралашты. Дәүләт ярдәме районнарга барып җиткән, һава шартлары уңай тора, ә калганы урыннарда эш оештырылудан тора дип белдерде Илдар Халиков.

Аннары ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Совтеның закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров Чүпрәле муниципаль районы Советының чирттан тыш утыршында катнашты. Көн үзәгенә Чүпрәле муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган иде. Элек агымдагы елның 21 апрелендә узган өстәмә сайлауларга нәтиҗә ясалды.

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International