Спас районында гаилә фермалары үсә

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе

Спас районында яшәүче Сергей Выжлов улы Александр белән бергә күптән түгел дәүләт ярдәме белән 24 башка исәпләнгән гаилә фермасы төзегәннәр.

Бу зур хуҗалыкта иртәдән кичкә кадәр эш кайный. Сыерларның күбесе бозаулаган. Абзар эшләү һәм карда өчен 50 сутый җир бүлеп алганнар. Төзелешне  керамзит блоклардан эшләгәннәр, түбәсен  профнастилдан япканнар, тәрәзәләре –поликарбонаттан. Алар барысын да алдан уйлап, бинаны иркен итеп эшләгәннәр. Монда ашаткычлар да урнаштырылган, тирес чыгару  линиясе дә эшләнгән, саву һәм фураж саклый торган блоклар да бар.

Ферма проектын Александр  “Татагролизинг” җәмгыятенең  Интернет сайтыннан алган. “Яңа эш башлаган фермер” федераль программасында катнашканчы аңа төрле документлар артыннан күп йөрергә туры килә. Грант буенча алынган миллион сумнан артык акча тулысы белән ферма төзелешенә кереп бетә. Шунысы да бар, Выжловлар  төзелешнең үзкыйммәтен киметкәннәр, акчаны күбесенчә төзелеш материаллары алырга тотканнар.

Фермерларның 170 гектар җир участогы бар. Аны читтән кеше ялламыйча, үзләрендәге техника белән эшкәртәләр. Ел саен диярлек  нинди дә булса техника сатып алалар. Мәсәлән, лизинг буенча МТЗ-1221 тракторы алганнар, лизинг буенча кайткан “Нива” комбайны өчен  хуҗалык вакытында акчасын түли алмагач, аны да үзләренә алганнар, шулай ук “Агромастер” чәчү комплексы да үзләренеке.

Техниканы ремонтлау, ашлык саклау урыннары–склад белән гаражлары –барысы да бар. Бу инде техниканы  кыр эшләренә яхшылап хәзерләргә, үсемлекчелектә эшләрне уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә.

Фермерлар нигездә  бөтен җиргә арпа чәчәләр, чөнки ашлык фуражы өчен бу культурадан да әйбәте юк. Аннан ашлама кертмичә дә шактый яхшы уңыш алырга була, ул терлекләргә дә, чәчүгә дә һәм хәтта  сатарга да җитә. Чәчүлек мәйданнарының бер өлешен күпьеллык һәм берьеллык үләннәр алып тора.

Алар төп игътибарны  азык культуралары үстерүгә бирәләр, чөнки терлекчелекне үстерү табышлы чыганакларның берсе булуын яхшы беләләр. Хәзер аларның 32 баш терлекләре бар. Күптән түгел генә Спас ашлык кабул итү предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгыннан  тагын унөч баш  мөгезле яшь терлек сатып алганнар.

“Яңа тормыш”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International