Тукай районы күпьеллык үләннәргә зур игътибар бирә. Барлыгы – 1130 гектарда, шуның 600 гектары люцерна, калганы кындырак үләне. Кындыракның гектарына берәр центнер аммиак селитрасы биреп тукландырылган. Һәр ике культураны да тырмалап чыкканнар. Терлек азыгына да нигез салабыз, – ди Ришат Хатыйпов. –Тырмалауны биш көндә, чәчүне алты көндә төгәлләүне үзебезгә максат итеп куябыз, – диде ул ышаныч белән.
25 гектар урынына 30 гектарда дым каплаганнар. Дымлы туфракка “нур” сортлы арпа орлыклары салыначак. Эшкәрткәннән соң басуга чәчкечләр белән керәчәкләр. Элиталы сортлар җитештерүче хуҗалык буларак, бодайның “симбирцит”, солының “рысак”, борчакның “венец”, көзге бодайның “Казан-560” сортларының беренче репродукцияләрен игүгә һәм аларны сатуга хуҗалыкта ныклы игътибар биреләчәген әйтте Василий Лысенков. Орлыкларны уңышны күтәрүдә мөһим роль уйный торган “Нагро” биологик препараты белән эшкәртәчәкләр, - дип хәбәр итә Тукай районы.