Әтнә терлекчеләре һәр сыердан 19,2 кг сөт сава

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе

Татарстанда узган тәүлектә 3058,9 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы беренче урында. Биредә тәүлегенә 159,4 тонна сөт савылган.

24 нче апрельгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, терлекчеләр бер сыердан тәүлегенә уртача 12,6 кг сөт алалар. Беренче урында баручы Әтнә районында савым бер сыерга 19,2 кг туры килә. Саба районында уртача савым 17,5 кг тәшкил итә, Балтачта17,1 кг.

Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International