Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгын субсидияләү кимемәячәк

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгын субсидияләү кимемәячәк. Бүген ил гражданнары белән туры эфирда аралашу вакытында Президент Владимир Путин шулай дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, 2013 елда Россиядә авыл хуҗалыгы тармагына федераль казнадан күрсәтелә торган ярдәм күләме артып, 180 млрд сумга җитәчәк. Путин күптән түгел Хөкүмәтнең өстәмә рәвештә тармакка ярдәм өчен 42 млрд сум юлларга карар итүен дә җиткерде. Төбәкләрдәге ярдәмне дә исәпкә алганда, быел Россиядә аграр тармакка 260 млрд сумлык ярдәм күрсәтеләчәк.Ә бу 8 млрд доллар чамасы дигән сүз. Илбашы сүзләренә караганда, Бөтендөнья сәүдә оешмасы белән сөйләшүләр кысаларында 9,5 млрд долларлык туры бюджет ярдәме күрсәтә ала. Ул башка төрле ярдәм чараларының да сакланачагын белдерде.

                                                                                                                                                                     «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International