ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Азнакай районында урып-җыю кампаниясе барышы белән танышты.
Марат Әхмәтов Азнакай районының Боз сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча ТР ачык чемпионатын ачу тантанасында катнашты.
Аграр ведомство җитәкчесе “Азнакай” агрофирмасы ҖЧҖ кырында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, тармак ветераннары һәм урып-җыю эшләре чорында махсус оештырылган штаб әгъзалары белән очрашты.
“Мондый кырлар белән һәр район мактана алмый”, - дип бәяләде министр.
“Бу кырларда уңыш яхшы, - дип дәвам итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, - район игенчеләренең зур хезмәте белән үстерелгән. Бүген Азнакай яңача яши, киләчәккә ныклы ышаныч белән карый, бөртеклеләр уңышы буенча лидерлар рәтендә. Сөт җитештерү буенча беренче бишлеккә керү өчен мөмкинлекләре бар”, - диде ул.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин министрны агропредприятиеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, игенчелек, терлекчелек өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Шулай итеп, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек баш саны 1 меңнән артык башка, ә агропредприятиеләрдә 600 башка арткан.
Авылда кече хуҗалыкларны стимулаштыру юллары төрле. Шулай итеп, соңгы ике елда 4-5 сыеры булган хуҗалыкларга 200 сыер саву аппараты тапшырылган.