Агымдагы елның 27 августына алынган оператив мәгълүматларга караганда Татарстанда бөртекле культуралар биләгән мәйданның 8 процентыннан уңышны җыеп аласы калган. Бер гектардан уртача 17,9 центнер уңыш алганда, 2 миллион 637 мең тонна ашлык суктырылган.
Бүгенге көндә ТР Балтач, Кукмара, Буа, Саба һәм Әтнә районнарында уңышны җыеп алу кампаниясен төгәлләгән инде. Буа районы аграрийлары 126,7 мең тонна ашлык суктырып югары күрсәткечкә ирешкән.
Шулай ук Татарстанада бәрәңге алуны да башлап җибәрделәр. Бүгенгесе көндә республикада 0,1 мең гектар мәйданда, 2,6 мең тоннада бәрәңге алынган.
Тулырак мәгълүматлар белән биредә танышырга мөмкин.