Соңгы еллардагы климатның нык үзгәреше, һава шартларының игенчеләр өчен бик кулай булмавы, җир кешесен борчуга салды. Шундый шартларда илне туендырырлык икмәк, яшелчә, бәрәңге һәм башка культураларны ничек үстерергә? Корткычларга, авыруларга каршы ничек нәтиҗәле көрәшергә? Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү күләмен нинди юллар белән арттырырга? “Татарстан” авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында бу юлы бәрәңге игү белгечләре әнә шул хакта фикер алышты. Инде унтугызынчы тапкыр уздырылучы инновацион советта быел Урал, Көнбатыш Себер, Идел буе төбәкләре селекционерлары, бәрәңге игүче хуҗалык җитәкчеләре җыелган иде. “Татарстан” авыл хуҗалыгы ФТИ директоры, ТФА әгъза-мөхбире Марсель Таһиров форумны ачу барышында белдергәнчә, хәзер илдә бәрәңгенең 300 дән артык сорты игелә. “Шулардан һәр төбәк үзе өчен ярашлы, аның җиренә, һава шартларына туры килерлекләрен генә сайлап алып, продукция җитештерергә тиеш. Читтән кайтарылган, тиешенчә өйрәнелмәгән сортлар белән эшләү бернинди дә уңай нәтиҗә бирмәс. Илдә бәрәңге селекциясе белән шөгыльләнүче фәнни-тикшеренү оешмалары байтак һәм без алар белән тыгыз элемтәдә, фикер, тәҗрибә уртаклашып эшләргә әзер”, - ди галим.
Совет эшендә катнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үз чыгышында иң элек Татарстандагы аграр тармак эшчәнлегенә тукталды, урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды. “Республикада ел саен 1,5 миллион тонна бәрәңге игелә һәм халык икенче икмәк белән тулысынча тәэмин ителеп киленә. Киләчәктә безнең төп максат – нинди генә һава шартлары булмасын бәрәңгедән һәм яшелчәдән югары уңыш алу. Шул ук вакытта продукция яхшы сыйфатлы, чит илдән кертелгәннәр белән көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Бу шулай ук орлыкка да кагыла. Селекционерлар киләчәккә карап эш итсеннәр иде һәм бездә андый белгечләр җитәрлек. Бары тик фәнне практика белән белән тыгыз бәйләп алып барырга гына кирәк” – дип белдерде министр урынбасары.
Ленинград өлкәсеннән килгән галим Надим Гаджиев Төньяк-Көнбатыш төбәгендәге бәрәңге селекциясе казанышлары белән уртаклашты. Сүз уңаеннан, “Татарстан” фәнни-тикшеренү институты биләмәләрендә быел аларның берничә сорт бәрәңгесен үстереп караганнар һәм белгечләр бәяләмәсе буенча уңыш мулдан. Надим Гаджиев билгеләп узганча, аларда Наяда, Лига, Очарования, Гусар сортлары тиешенчә сыналган, сыйфаты, тәме буенча да отышлы. Галим-практик аеруча Наяда сортына тукталды. Ул – уртача срокларда өлгерә, корылыкка чыдам, фитофторозга каршы көрәшергә сәләтле. Һәм иң мөһиме бу сортта аксым бик зур микъдарда икән. Ленинград өлкәсендә Наяда сортыннан һәр гектардан уртача 500 центнер уңыш алуларын да хәбәр итте белгеч. Биология фәннәре докторы Людмила Федотова үз чыгышында бәрәңге игү мәйданнарын тиешенчә эшкәртү, технологияләрне катгый рәвештә саклау, чәчү әйләнешен бозмау проблемаларына тукталды. Галимә аеруча бәрәңге игеләсе җирләрдә калий микъдарын арттырырга киңәш итә. Шулай ук орлыкларны утыртыр алдыннан махсус препаратлар белән эшкәртү зарурлыгына, көзге арыш, донник, карабодай, бике культураларыннан соң икенче икмәкнең мул уңыш бирәчәгенә басым ясады. Мәскәү галиме, биология фәннәре докторы Сергей Еланский бәрәңгене альтернариоз һәм фитофтороз кебек тиз таралучан авырулардан саклау серләре белән уртаклашты. Аерым алганда ул “Зирекс” препараты белән эшләү яхшы нәтиҗәләр бирүен искәртте.
Аеруча корылык шартларында бәрәңгене су сиптерми үстерми мөмкин түгел. Шул максаттан Татарстанда, кайчандыр инде тәмам таркалып бетү хәленә җиткән мелиорация эшен җайга салырга ниятлиләр. Махсус федераль программалар ярдәмендә су сиптерү техникасы һәм җайланмалары сатып алына һәм бәрәңге утыртылган мәйданнар сугарыла башлаган. Болар хакында “Татмелиорация” белгече Мансур Хисмәтуллин сөйләде. Институтның тәҗрибә мәйданнарыннда форумда катнашучылар безнең белгечләр куйган сугару агрегатлары белән дә таныштылар.
Татарстан галимәсе, инде озак еллар бәрәңге игү эшенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнгән, халык арасында икенче икмәк игү буенча киң пропаганда алып барган Фәния Җамалиева исә бу форумда безнең җирлекләрдә бәрәңге корткычларына һәм авыруларга каршы ничек көрәш алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты. Зенон Сташевскийның исә биотехнологик һәм молекуляр-генетик методлар кулланып бәрәңгене селекцияләү турындагы бай эчтәлекле, бөтен нечкәлекләре ачылган тәҗрибә алымнары хакындагы чыгышы форумда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Шуңа да Татарстан галименә чарадан соң да сораулар күп булды. Чувашия, Удмуртия белгечләре, шулай ук Татарстанда бәрәңгене күпләп игүче хуҗалык җитәкчеләре исә үз чыгышларында икенче икмәкне игү генә түгел, аны саклау һәм сату проблемаларына да тукталдылар.
Форумның теоретик өлешеннән соң белгечләр “Татарстан” авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә мәйданнарында игелүче бәрәңге сортлары, аерым алганда, “Кортни”, “Башкирский”,”Тарасов”, “Спиридон”, “Брянский деликатес”, “Надежда”, “Удача”, “Лига”, “Жуковский”, “Сиреневый туман”, “Ароза” һәм бай тарихлы “Лорх” кебек бәрәңгеләрнең усеше, уңышы белән таныштылар. Татарстан селекционерлары быел янә ике төрле сортны дәүләт реестрына кертергә һәм күпләп игү эшенә җыена. Алар – “Реги” һәм “Кортни” сортлары.
“Татарстан” АХФТИ директоры Марсель Таһиров форумны йомгаклау барышында , шушы ике көн эчендә күтәрелгән проблемаларның бүген аеруча актуаль булуын һәм бергәләп, киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшләгәндә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлегенә ышанычын белдерде. Кем белә алга таба бездә дә кибетләрдәге чипсы, “Макдональдс”,” KFC”тагы фри өчен бәрәңгене кыйммәт хакларга читтән сатып алмаслар, ә бәлки үзебезнең экологик яктан чиста икенче икмәк уңышын файдаланырлар.
Татар-информ