Марат Әхмәтов Чистай районында булды

2013 елның 23 августы, җомга

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  ТР Чистай районында булды, ул 20 мең тонна ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртергә сәләтле яңа мини-элеваторны торгызу темпларына югары бәя бирде. Министрны Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Иван Чурин озатып йөрде.
Аграр ведомство җитәкчесенең Чистайга сәфәр кылу максаты - “ТрансАгро” компаниясенең ашлык кабул итү һәм саклау территориясендә булу.
Компаниянең башкарма директоры Александр Шнайдер сүзләренә караганда, бу фирма Чистай районында өченче ел эшли. Әмма беренче вакытта көнбагыш һәм рапс кабул итү һәм киптерү пункты булмаган.
Быел предприятие бу мәсьәләне хәл итергә уйлап, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча мини-элеватор төзергә булган.
Аннары министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү оешмасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International