“2013 – Агрорусь” бүген үз эшен башлап җибәрде

2013 елның 26 августы, дүшәмбе

2013 елның 26 августыннан башлап 1 сентябренә кадәр Санкт-Петербург шәһәренең “Ленэкспо” комплексының күргәзмә территориясендә  XXII Халыкара  агросәнәгать “Агрорусь”  күргәзмәсе эшли башлады.

Авыл хуҗалыгы белгечләре биредә фәнни ачышлар, авыл хуҗалыгындагы яңарышлар һәм башка бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар белән  таныша алачак.

Чара үз кысаларына күп төрле мероприятияләрне бергә туплый. Әлеге күргәзмәдә катнашыр өчен Россиянең 50дән артык өлкәсеннән катнашырга теләк белдереп гариза кабул ителгән.  Шулай ук, Украина, Беларусия, Эстония, Латвия, Литва, Финляндия, Нидерланд, Бельгия, Германия, Англия, Китай һәм Турциядән дә белгечләр катнашачак.

Күргәзмә белән танышканнан соң,  түгәрәк өстәл дә фикер алыша һәм тәҗрибәләр белән дә уртаклаша алачак.  Төрле семинар укулар да каралган. Теләкләре булган катнашучылар  һәм кунаклар төрле мастер-классларда катнашып үзләренең көчләрен дә сыный алачаклар.

Чара кысаларында, нәселле терлекләр белән оештырылган “2013- Ак төннәр” дип исемләнгән күргәзмә белән дә танышырга мөмкин булачак.

Ә 29 август көнне Балык көне буларак билгеләнеп узачак. Күргәзмә белән беррәттән белгечләр белән киңәшмә дә үтәчәк.

Чара узган һәрбер көн дә үзенчәлекле булыр дип көтелә. Фермер көне, Ленинград өлкәсенең бер көне, Бакчачы көне, Балыкчы көне, Бал көне һәм башка тематик көннәр билгеләнгән. Шулай ук, килгән кунаклар бал һәм фермерлар рәтләрен карап чыга алачаклар. Быел башка еллардан аермалы буларак, йорт хайваннары күргәзмәсе дә оештырылып җибәрелгән.

Минсельхоз РФ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International